Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Өмәдә селфи яса!

Туймазыда шулай дип аталган акция старт алды.

Туймазыда экология өмәләре башланды. Кешеләр урамнарны, ихаталарны чистартырга чыга.
Педагогия колледжы студентлары - беренчеләр сафында. Стадион белән спорт мәйданчыгын үз эченә алган территориядән тыш, шәһәрнең үзәк урамнарының берсе, Яшьләр аллеясе дә алар карамагында, шулай ук шәһәр паркын җыештыруда да катнашалар. Булачак педагоглар ел саен Өсән елгасы ярларын да тазартуга өлеш кертә.

"Ал җилкәннәр" балалар һәм үсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр белән аларның педагоглары да өмәгә чыккан.

Ә эштән соң бергәләшеп селфи ясаганнар.

6 апрельдә районның барлык торак пунктларында да хезмәт коллективлары, студенлар, мәктәп укучылары өмәләргә чыгачак.

Фото: Район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлегеннән