Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Яшел елан” безнең дус түгел

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башлангычы белән республикада ялган спиртлы эчемлекләргә каршы чын мәгънәсендә аяусыз көрәш бара. Әлшәй районында бу юнәлештә авылларда җыеннар үткәреп, мәсьәләне хәл итү юлларын билгеләүне сайладылар.

Шушы максатта җыеннарның графигы билгеләнде, аңа ярашлы, барлык авыл биләмәләрен дә иңләп, 61 җыелыш үткәрү каралган. Март аенда барган халык җыеннарында көн тәртибендәге төп мәсьәлә итеп эчкечелекккә каршы чаралар, авылларда ялган аракы сатучыларны фашлау торды.
Слак авыл биләмәсендә узган халык җыенында бу җәһәттән максатка ирешелде, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Биредә яшәүчеләр авылда ялган аракы сатучыларны да, көмешкә куучыларны да яхшы белә. Шуңа да җәмәгатьчелек “яшел елан” белән сәүдә итүчеләргә каршы җитди чаралар күрүне таләп итте. Әйтергә кирәк, әлеге авыл биләмәсендә моңарчы көмешкә белән законсыз сәүдә итүче 3 кеше җавапка тарттырылган булган инде.

Шафран авыл биләмәсенә караган Чуракай авылында үткән җыенда чыгыш ясаучылар эчкечелек аркасында гаиләләр таркалуы, үлем очраклары артуы турында анык мисаллар китерде. Шуңа да алар авылда ялган аракы сатучыларга катгый чаралар күрү бүгенге көн таләбе дип саный. Җыенда авыл тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фаил Солтанов, мәсәлән, биредәге күперне тиз арада ремонтлау турында сүз кузгатты. Авыл урамнарын яктырту, маллар көтүне җайга салу турында эшлекле тәкъдимнәр яңгырады.

Фото: argumentua.com