Коронавирус пандемиясе аркасында медицина битлекләре йөзебездән 2022 елга кадәр төшмәячәк, дип белдерде күптән түгел Роспотребнадзор җитәкчесе. Тик менә табиблар әйтүенчә, медицина битлекләрен кию кайбер кешеләр сәламәтлегенә зур зыян салырга мөмкин.
Врач-кардиолог Юрий Кремнев белдерүенчә, кайбер хроник авырулар булганда, битлекләр кию зарар китерә. Йөрәк эшчәнлегендә тайпылышлар булган яки хроник бронхиттан, астмадан җәфаланучыларга медицина битлекләрен куллануда аеруча саклык күрсәтү кирәк.
Битлек киеп йөрү аларның организмының кислород белән тәэмин ителешен боза, бу исә барлык органнарның эшенә зарар китерә. Мондый авырулары булганнарга битлек киюне чикләргә, аны бары тик кибеткә, яки башка җәмәгать урынына барганда, кыска вакыт эчендә генә кияргә кирәк, ди табиб.