Кичә WhatsApp месседжерыннан файдаланучылар арасында «Маска рейдлары» турында кисәтү таратыла башлады. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында бу мәгълүматка карата фикер белдерделәр.
Җибәрелә торган хәбәр текстында, «мобиль төркемнәр» составындагы полицейскийлар халыкны битлек режимын үтәүгә тикшерә башлаячак, диелә. Шул ук вакытта, закон бозучыларны 3 мең сумга штрафка тарттырачаклар, дип аныклана.
"Якыннарыгызны һәм туганнарыгызны кисәтегез. Төркемнәр күп төзелде, игътибарлырак булыгыз», - диелә хәбәрдә.
Министрлыкның матбугат хезмәтендә, полицейскийлар мондый тикшерүләр үткәрми, дип хәбәр итәләр, димәк, мәгълүмат фейк булып чыккан.
"Мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Полиция хезмәткәрләре битлек режимын саклауны тикшерү белән шөгыльләнми", - дип ышандыралар министрлыкта.
ХАТЫН-КЫЗНЫҢ ГОМЕРЕН НӘРСӘ ОЗЫНАЙТА?
Соңгы баласын тапканда хатын-кыз никадәр өлкәнрәк булган саен, аның гомере озын булачагына өмете зуррак икән. Шундый нәтиҗәне Америка тикшеренүчеләре ясаган.
Алар менопауза җитәр алдыннан һәм менопауза яшендәге 1200 хатын-кызга кагылышлы мәгълүматларны анализлаган. Бу хатын-кызлар этник чыгышлары, социаль яшәү шартлары буенча төрле. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренүенчә, баласын соң тапкан хатынның яше белән аның организмындагы лейкоцитларның теломерлары озынлыгы арасында элемтә бар. Теломерлар – ул хромосоманың очындагы өлеше.
Тишеренүләрдән күренүенчә, баласын соң тапкан хатын-кызларның теломерлары озынрак, димәк, аларның озын картлыкка өметләре дә нигезлерәк.
Дөрес, галимнәр бер мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәклеген дә яшерми: балага узу сәләтенең озак саклануы теломерларны озынайтуга ярдәм итәме, әллә озын теломерлар яхшы сәламәтлек нигезе булып тора һәм хатын-кызның репродуктив яшен озайтамы? Ничек кенә булмасын, бала тудыру организмны яшәртә, дигән фикердә белгечләр.