Организм төнге йокы вакытында көнлек энергия туплый.
Шуңа да вакытында ятып, йокыны туйдыру сәламәтлек өчен бик кирәк. Ә йоклый алмый интегүчеләргә нишләргә?
*Йоклар алдыннан урамда йөреп керүне гадәткә керт.
* Һава суларга чыгар алдыннан өйдәге тәрәзәләрне ачып куй. Йокы бүлмәсен яхшылап җилләтү дә файдага гына. Яхшы йоклау өчен бүлмәнең җилләтелгән һәм чиста булуы мөһим.