Найти тему
Газета "Өмет"

Табиблар кая булган?

Республикага башка төбәкләрдән табибларны эшкә җәлеп итәргә кирәк, дигән тәкъдим яңгырады Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов үткәргән киңәшмәдә.

Киңәшмә дарулар белән тәэмин итүгә багышланган иде. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Салават Сәгыйтов сүзләренә караганда, безнең республикада “Авыл докторы” программасы уңышлы гына эшләп килә һәм ул, нигездә, үзебезнең югары уку йортын тәмамлаганнар өчен тәгаенләнгән. Аны башка төбәк табиблары өчен дә кулланырга кирәк, дип саныйлар.

– Күпме һәм кайсы авылларга нинди белгечләр кирәк, программасын бирегез, ул финанслауны исәпләр өчен мөһим, - диде Рөстәм Зәки улы. – Әгәр шартлар тудырсак, безгә табиблар киләчәк. Бу хәл ителә торган мәсьәлә, аңа бик күп акча кирәкми.

Киңәшмә барышында, республика Башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгына кадрлар белән тәэмин итү буенча программа булдырырга кушты.

Шунсы гаҗәпләндерә: республикада медицина уку йортларына теләгән бөтен кеше дә укырга керә алмый, чөнки конкурс бик зур. Укып диплом алган табиблар кая була?

                               Эльвира Әсәдуллина әзерләде.