Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Калдыктан – югары сыйфатлы продукция

“Альтернатива” җәмгыятендә иң заманча технологияләр нигезендә эш итәләр.

Июнь башында Уфада Халыкара форум һәм “Экология. Технологияләр. Тормыш.” исеме астында өченче махсуслаштырылган күргәзмә үтте. Чараны Башкортстан Хөкүмәте, республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Башкортстан күргәзмәләр компаниясе оештырды. Абруйлы форумда катнашучыларны пленар утырышта тәбрикләп, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов өч көн дәвам иткән халыкара чараның эшчәнлегендәге төп юнәлешләргә мөнәсәбәтен белдерде.

Быелгы махсуслаштырылган күргәзмәдә 72 компания үзләренең экспозиция­ләрен урнаштырды. Алар ара­сында Русиянең 9 төбә­геннән дә катнашучылар бар иде. Гомум мәйданы 6 мең квадрат метрдан артыграк тәшкил иткән күргәзмә залында Башкортстан компания­ләренә дә зур урын бирелде. Шунысы үзенчәлекле: тематика буенча өч өлешкә бүлен­гән залда экология буенча га­мәли билгеләнештәге экс­позицияләр берничә генә иде. Бу аңлашыла да, чөнки экологияне яхшырту буенча кү­ләмле һәм киңкырлы эш җәелдерелсә дә, аерым тармакларда, атап әйткәндә, көнкүреш калдыкларын эш-кәртүдә махсуслашып, бу өл­кәдә яхшы гына нәтиҗәләре белән ил күләмендә танылу алган компанияләр әлегә күп түгел. Күргәзмәдә Башкортстан вәкиле сыйфатында чыгыш ясаган Октябрьский шәһәренең “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы” җәмгыяте — алар арасында иң куәтлеләрдән санала. Тоташ алганда, “Альтернатива” Уфадагы Экология форумының барлык та­ләпләренә дә тулысынча җа­вап бирә, атап әйткәндә, би­редә җитештерелгән пластмассадан халык куллануы товарлары экологик яктан чисталыгы белән аерылып тора.

Халыкара форумны ачу тантанасындагы чыгышында Башкортстан Башлыгы Рөс-тәм Хәмитов хәзерге вакытта көнкүреш калдыклары әйлә-нешенә мөһим үзгәрешләр кер­телүен билгеләде, атап әйткәндә, алдагы елның 1 гыйнварына Русия төбәкләре бу өлкәдә яңа системага күчәргә тиеш.

— Республикада бу юнә­лешләр буенча максатлы эш алып барыла – төбәк операторлары билгеләнде, — диде Башкортстан Башлыгы. — Бу юнәлештә без хәзер инвестиция программаларын, тарифларны, килешү эшләрен раслау чорына кердек. Бюджет акчасына төзелгән 49 каты калдыклар полигонының 35е дәүләт реестрына кертелде. Коммуналь калдыклар өлкә­сендә хәзерге вакытта 200дән артыграк малтабар эшли. Бу, шулай ук, яхшы күрсәткеч. Инвестиция проектларын тормышка ашыру өчен тулысынча хокукый норматив база эшләнгән. Малтабарлар акчасына калдыкларны сортларга аеру буенча 10 комплекс төзелде. Әйтергә кирәк, арада иң заманчалары, хәтта йөз миллион сум торганнары да бар. Шулай итеп, Башкортстанда каты көнкү­реш калдыкларын эшкәртү буенча бернинди проблема да юк, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.

Бу җәһәттән, республика җитәкчелегенең каты көнкү-реш калдыкларыннан пластик шешәләрне икенчел чимал рәвешендә эшкәртүдә “Альтернатива”га зур өметләр баг­лавы гаҗәп түгел. Экологик форум барышында Рөстәм Хәмитов “Альтернатива” җәм­гыяте җитәкчесе Раил Фәх­ретдинов белән очрашты.

— Безнең предприя­тиенең пластмасса әйберләр җитеш­терүдә 30 еллык тәҗрибәсе бар, — ди “Альтернатива” җәмгыяте генеральный директоры Раил Фәхретдинов. — Тәүге көннәрдән үк заводта калдыксыз технология куллануга юнәлеш алынды. Аның асылы нидә? Әйтик, предприятие өчен төп чимал булып гранулланган полимер тора. Теге яки бу технологик сәбәпләр аркасында эштә бракка да юл куелырга мөм­кин. Сыйфат күзәтчелеге таләпләренә җавап бирмәгән пластмасса әйбер икенчел эшкәртүгә җибәрелә. Аннары предприятиедә эчке җитеш­терү калдыклары да була бит әле. Шул рәвешле, заводта бер генә грамм полимер материал да әрәм булмый. Гомумән, “Альтернатива”­дагы кебек калдыксыз технологияләр — Көнбатыш илләрендә гадәти күренеш. Бу җәһәттән без алар дәрә­җәсенә күтәрелә алуыбыз белән горурланабыз. Әйткән­дәй, “Альтернатива”ның хуҗа­лык-көнкүреш товарларының зур төркеме махсус тикшерелеп, халыкара сертификатлар алды. Соңгы өч елда “Альтернатива” продукциясе Германиянең Франкфурттагы Майн шәһәрендә ел саен үткәрелүче халыкара күргәз-мәдә даими катнашып килә. Бу “Альтернатива”ның БДБ илләрен һәм Европа базарларын яулавы белән бергә, дөньякүләм дәрәҗәгә чыгуын да аңлата, минемчә. Гомумән, очрактан файдаланып, шуны да белдерәсем килә: полимер материалны чимал рәве­шендә кулланганда, аңардан калдык калу мөмкин түгел. Мәсәлән, элек кулланышта булган пластик шешәләрне икенчел чимал рәвешендә янә дә эшкәртеп, аңардан яңа төр продукция чыгарып була. Бу исбатланган хакыйкать: “Альтернатива” көндәлек эш­чәнлегендә моны раслап ки­лә.

Бу урында халык куллануы товарлары җитеш­терүдә Башкортстанда тиңе булмаган, Русиянең пластмасса базарында әйдәүче партнер булып танылган пред­приятие җитәкчесе турында шундый белешмә биреп үтик. Узган “Экология елы”ндагы эшчән­лек нәтиҗә­ләре буенча Раил Фәхретдинов Башкортстанда “Ел кешесе-эколог” номина­ция­­сен­дә җиңүче булып танылды. Җитештерүдә чимал сыйфатында нефть-химия сәнәгате материалларын кулланучы предприятие җитәк­чесенә экология белән бәйле дәрә­җәле исем бирелүе, тәү­ге карашка, сәер, әлбәттә. Әмма технологияләр гаять зур үсеш алып, нык камил­ләшкән хә­зерге чорда полимердан да кеше сәламәт-легенә зыяны булмаган, көнкүрештә иң күп кулланылучы продукция чыгарырга мөмкин икән.

“Альтернатива” мисалы моны бер кат раслау белән бер­­гә, җитештерү техноло­гия­ләрен камилләштерүдә яңа мөмкинлекләр турында да сөйли. Монысы инде пластмассадан көнкүреш калдыкларын икенчел эшкәртүгә бәйле. Соңгы ике елда “Альтернатива”да икенчел пластмасса чималыннан яңа продукция җитештерү технологиясе үзләштерелде, һәм ул уңышлы килеп чыкты. Сыйфат, шул исәптән экология күрсәткечләре буенча продукция беренчел чималдан җитештерелгәнгә тулысынча тәңгәл килә.

Быелгы экология форумында “Альтернатива”ның күргәзмә экспозициясендәге халык куллануы товарлары үрнәкләре арасында күпче-лекне нәкъ менә икенчел чималдан җитештерелгәннәр тәшкил итте.

Предприятие үзендә җи-тештерелгән продукцияне күрсәтү максатында Русия, шулай ук чит илләрдә оештырылучы һәртөрле күргәз-мәләрдә даими катнашып килә. “Альтернатива” менеджерлары Александр Багров, Владимир Вареник һәм Артем Мичурин — бу өлкәдә бай тәҗрибә туплаган белгечләр. Мәскәүдә агымдагы елның мартында үткән халыкара күргәзмәдә дә катнашканнар алар.

— Уфадагы чарага пред­приятиедә чыгарылучы 200­дән артык товар үрнәген алып килдек, — ди Александр Багров. — Алар арасында ху­җалык кирәк-яраклары да, хәтта төзелеш материаллары да бар. Берләштерүче төп сыйфат — алар барысы да икенчел чималдан, ягъни пластик калдыкларны эшкәртеп алынган материалдан җитеш-терелгән. Бу җәһәттән шундый күзәтүләр белән уртаклашасым килә. Безнең экспозицияне һәр көнне йөздән артык кеше карады, алар пластмасса әйберләрне бик ошатты, сыйфат, бизәлешкә игътибар зур булды. Агач һәм полимер калдыклары кушылып ясалган үзенчәлекле төзелеш материалы (ДПК) аеруча зур кызыксыну тудырды. Әйткәндәй, ДПКны төзе-леш материалы рәвешендә кулланырга мөмкин, аңардан үзенчәлекле чәчкә клумбалары да ясап була. Бу җәһәт-тән тәкъдимем бар. Әйтик, Уфада Агыйдел елгасы ярларын төзекләндерү буенча зур эш башланган. Бизәкләү материалы сыйфатында “Альтернатива”да чыгарылучы ДПК панельләре дә анда бик туры килә, минемчә.

“Альтернатива” экспо­зи­циясенең халыкара күргәз­мәдә зур уңыш казануы заманча технологияләргә ко­рыл­ган җитештерү алымна-рының киләчәге өметле икән­леге турында сөйли. Әйте-лүенчә, “Альтернатива”да пластик калдыкларны эш­кәртү нәтиҗәсендә алынган икенчел чималны куллануда бай тәҗрибә тупланды. Хә­зерге чорда, мәсәлән, җитеш­терүдә елына 2,5 мең тонна икенчел чимал файдаланыла. Технологик күзлектән караганда, бу зур күләм. Мәсәлән, әлеге вакытта “Альтернатива”да пласт­масса эшләнмә­ләренең 2500-3000 төре чыгарыла, шуларның 200дән артыгы — икенчел чималдан. Аны, нигездә, Ру­сиянең көн-батыш төбәкләреннән, шулай ук Новосибирскидан кайтаралар. Юл чыгымнары про­дукциянең үзкыйммәтен кү­тәрә, билгеле. Шуңа карамастан, җитештерүдә икенчел чимал куллану предприятие өчен икътисади яктан барыбер отышлы. Әйткәндәй, мондый төр продукция “эконом” классы буенча билгеләнә, аңа хаклар да берни­кадәр түбән­рәк. Димәк, икенчел чимал куллану сатып алучылар өчен дә файдалы булып чыга.

Белүебезчә, тоташ республикада каты көнкүреш калдыкларын, шул исәптән пластик эшләнмәләрне дә, эш­кәртүгә күчү буенча җитди адымнар ясалды. Хәер, моңа соңгы чорда Русия күләмендә кабул ителгән закон актлары да мәҗбүр итә. Атап әйткәндә, киләсе ел башыннан калдыкларны җиргә күмү һәм башкача юл белән юк итү тыела, алар махсус урыннарда җые-лып, сортларга аеру процедурасы үтәргә тиеш. Башкортстанда пластик калдыкларны эшкәтүче әйдәүче предприятие сыйфатында исә “Альтернатива” пластмасса эш­лән­мәләре заводы күзалла-на. Бу уңайдан аның җитәк­чесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Фәх­рет­динов шундый аңлат­ма бирде:

— Республикада тупланган полимер калдыкларны эшкәртү йөкләтелү безнең өчен зур җаваплылык та булып тора. Әйткәндәй, пред­приятиедә икенчел чимал әйләнеше буенча махсус бү-лек булдырылды, ул эшен баш­лады. Атап әйткәндә, каты калдыклар полигоннары белән бәйләнешләр урнаштырыла. Без эшкәртелү таләп ителгән калдыклар күләмен дә якынча исәпләп чыгардык. Моңа таянып, шуны белде­рәсем килә: “Альтернатива”, республикадагы полимер калдыкларын тулысынча эшкәр-теп, югары сыйфатлы яңа төр продукция җитештерү сә-ләтенә ия. Федераль закон таләбе буенча монысы аеруча мөһим. Калдыклар әйлә-нешен көйләүче төбәк операторлары, шулай ук киң җәмәгатьчелек вәкилләре заводка килеп, аның эшчәнлеге белән якыннан танышкач, моңа янә бер кат инанды. Сүз дә юк, чүп белән чүп арасында аерма булган кебек, сыйфатлы калдык дигән төшенчә дә бар. Икенчел чималга карата заводның шулай ук үзенең таләпләрен куюы табигый, ни өчен дигән­дә, химия сәнәгате күзлеген-нән караганда, һәр полимер­ның үзенең формуласы бар бит. Җитештерүдә аларның тәңгәл килмәгәннәре дә очрый. Икенчел чимал белән эш иткәндә, безгә шундый нечкәлекләрне дә исәпкә алырга туры килә.

Тоташ алганда исә, полимер калдыкларын эшкәртү юнәлешендә без республика җитәкчелегендә, бу эш өчен җаваплы министрлыкларда аңлау һәм теләктәшлек таптык, дип ышанычлы әйтә алам. Әйткәндәй, бу юнә­лештә Уфада үткән Экология форумы да ныклы этәргеч булды. Хәзерге чорда заводта көнкүреш калдыклары белән эш итүчеләр еш була, алар белән килешүләр төзелә, анык заказлар бирелә.

Калдыкларны эшкәртү, алар нигезендә икенчел чимал туплау “Альтернатива” өчен генә кирәк түгел, бу — иң беренче чиратта, көнкүреш калдыклары әйләнешендә Федераль закон таләбе. Аңа ярашлы, теләсә нинди төр кал­дыкларның зур өлеше җыелу гына түгел, бәлки эш­кәртү үтеп, аңардан югары сыйфатлы, заман таләп­лә-ренә туры килгән әзер продукция чыгарылырга тиеш. Югары технологияләр кулланылучы “Альтернатива” заводы көнкүреш калдыклары әйләнешендәге әлеге циклны тәмамлаучы сыйфатында чыгыш ясый, — дип тәмамлады сүзен Раил Фәхретдинов.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.