Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Яшь хоккейчылар матбугат вәкилләре белән очрашты

Русия Президенты Владимир Путинның Кытайга сәфәре кысаларында бу илгә барып яшьтәшләре белән хоккей матчы үткәргән Туймазы “Девон” командасы уенчылары һәм тренерлары матбуган вәкилләре белән аралашты.

Очрашуга район гәзите, БСТ каналы, урындагы радиостанция һәм телекомпания журналистлары, яшь хәбәрчеләр мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, блогерлар, район җәмәгатьчелеге вәкилләре, ата-аналар килгән иде.

Кытайга команда Русия Хоккей федерациясе чакыруы буенча барды. “Девон”ның уенын Русия һәм Кытайның дәүләт башлыклары карады.

Владимир Путин яшь хоккейчылар белән сөйләште.

“Девон” командасының 12 яшьлек һөҗүмчесе Никита Кузнецов Владимир Путинга үзенең өч яшьтән тимераякка басуын әйткәч, Президент елмаеп, шаярып: “Булмас, алдыйсыңдыр!” - дип, малайның башыннан сыйпады һәм кочаклап алды.

Тележурналистлар төшергән бу сюжет бөтен илне әйләнеп чыкты.

Кытайда “Девон” Русиянең барлык спорт берләшмәсен тәкъдим итте.

Матбугат конференциясендә катнашучыларның сораулары күп иде. Ни өчен халыкара дәрәҗәдә илебез данын яклау кечкенә шәһәрдәге командага ышанып тапшырылган? Районда хоккейны үстерү буенча планнар нинди? Кытайлылар белән матчта голларны кемнәр керткән?

Балалар ике ил башлыклары белән очрашудагы дулкынландыргыч тәэссоратлары белән бүлеште. Күнекмәләрнең ничек үтүе, кайда экскурсияләрдә булулары турында сөйләде.

-2

Журналистларның сорауларына, шулай ук, район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов, тренерлар Ринат Әхмәдиев белән Леонид Сухоручкин, 2нче балалар спорт мәктәбе директоры Тимур Галләмов та җавап бирделәр.

Ике ел элек кенә әле Туймазы командасы турында беркем дә белми иде, шушы кыска вакыт эчендә зур эш башкарылган, иң яхшы белгечләр җәлеп ителгән, үсмерләр хоккей лигасы булдырылган.

Тренерларның да, уенчыларның да планнары зурдан – якын арада Швеция, Германия һәм башка илләр белән турнирда катнашу.

Тимур Галләмов Кытай хоккейчыларының Туймазыга килергә ниятләве турында әйтте.