Республикада Салават Юлаевның туган көненә багышланган чаралар үтте. Салават районында бу уңайдан тагын бер таш стела куелды. Ул Екатерина патшабикә фәрманы белән яндырылган сигез башкорт авылына багышланган.
- Бөтенрусия башкорт яшьләре корылтае, Башкортостан курайчылар берлеге тәкъдиме белән милли батырыбызның туган авылына курайчылар ансамбле килде. Алар башкорт халык җыры “Урал”ны башкарды, − диде Яшьләр корылтае һәм “Аргымак” этно-рок төркеме җитәкчесе Ринат Рамазанов.
Районда хәзер таш тирмәдә − Салават Юлаев истәлегенә, сулда − яндырылган Тәкәй авылына һәм уң якта яндырылган сигез авылга багышланган стела бар.
Чарада чәчән Розалия Солтангәрәева катнашты. Шагыйрә Лариса Абдуллина башкортларның милли батыры Салават Юлаевка багышланган шигырьләрен укыды