Башкаланың Урманчылар паркында футбол яратучылар өчен һөнәри футбол кыры булдырылды.
Әлеге парк Уфа футболчыларының күнекмәләр ясау өчен элек-электән бик яраткан урыны булды. Ләкин моңа кадәр спорт сөючеләр ташка әйләнгән җир өстендә уйный иде. Җанатарлар өчен эскәмияләр дә юк иде.
УЕФАның "Хит-трек" программасы буенча мәйданчыкны тәртипкә китерү, ясалма газон җәю спортчылар өчен дә, актив яшьләр өчен дә сөенечле хәл булды.
Кичә, 12 июньдә, яңа футбол кырында дөнья чемпионатын каршылап, барлык теләүчеләр өчен турнир үтте.