Ялкаулыкка сәбәп булмасын!
Узган эш атнасы озаккарак сузылган иде, монысы артык кыска булмакчы - бүген, иртәгә эшлибез дә, җомга көнне изге Ураза гаетен бәйрәм итәбез.
Авыл хуҗалыгында эшнең туктап торганы юк, югыйсә - таңнан төнгәчә басу эшләре бара, сөт елгалары да агуыннан туктамый.
Офисларда компьютерга төбәлгән хезмәткәрләр дә сынатмас, чирәмгә сузылып ятмас, ә ике көндә дә батырып эшләп калыр дип ышанасы килә.