Шушы көннәрдә Пермь крае Олы Гондырь авылында “Чеберина-2018” — удмурт гүзәлләре төбәкара бәйгесе үтте. Әлеге титул өчен Башкортстан һәм Пермь краеннан сигез кыз көч сынашты. Бәйгедә алар музыкаль, бию сәләтләрен күрсәтте, интеллектуаль алышка чыкты, милли киемнәрдә һәм кичке күлмәктә сәхнәдән үтте, үзләре әзерләгән милли ризыклар тәкъдим итте. Шулай ук, бәйгедә туган телне белүгә карата бирем бар иде.
Кызларның барысы да үз туган телләрендә иркен сөйләшә, барысы да яхшы укый икән. Моннан тыш, алар үзләренең искиткеч талантлы булуларын раслады – кайсы орчык кебек бөтерелеп биеде, кайсы искиткеч моңлы тавышы белән җыр сузды. Кыскасы, жюрига сылулар арасыннан иң-иңен сайлап алу бер дә җиңелдән булмады. Барлык конкурс шартларын да югары балларга үтеп, бәйгедә Тәтешле районының Вязовка авылыннан Мариалина Нуриәхмәтова җиңеп чыкты һәм “Чеберина-2018” титулын яулады!
Мариалина Югары Тәтешле мәктәбенең 10нчы сыйныфында укый, үтә дә сәләтле, булдыклы кыз, удмурт теле һәм башка фән-нәр буенча төрле олимпиадаларда катнаша, җиңүләр яулый. Чираттагы уңышлары белән горурланабыз, диләр Мариалина укыган мәктәптә.
— Тәтешледә удмурт халкының мәдәнияте һәм традицияләре сакланып килгән, алар югалмаган. Бездә милли бәйрәмнәр бик күп үтә, халык зур горурлык белән чараларга милли киемнәрдә килә. 2004 елда республиканың удмуртлар үзәген биредә ачканда шушыларны да исәпкә алганнардыр, — ди “Яңа Тәтешле” удмурт тарихи-мәдәни үзәге мөдире Ирина Самигулова.
Республиканың удмуртлар үзәге Тәтешле, Балтач, Калтасы, Яңавыл, Кушнаренко, Илеш, Борай, Ярмәкәй районнарында үткән бик күп чараларны оештыруда катнаша, Удмуртия Рес-публикасының башкаласы Ижау шәһәрендә, Пермь краенда яшәүче милләттәшләре, коллегалары белән тыгыз элемтә булдырганнар. Ел саен Башкортстан удмуртлары тарафыннан “Гербер”, “Элен вось”, “Чеберина”, “Дуно марзанъёс” кебек бәйрәм-конкурс-фестивальләр гөрләп үтә. Район Мәдәният сараенда, авыл клубларында милли төркемнәр актив эшли. Әйтик Кәлмиярдә — “Ивожо”, Иске Кызылъярда — “Марзанёс” (“Жемчужины”), Бәлҗүәдә “Купанча” (“Лютики”) хатын-кызлар клубы актив эшчәнлек җәелдергән.
— Мин бүгенге балаларның туган телдә сөйләшүенә сөенәм. Безнең удмурт авылларында тел һич югалмаган, сабыйлар балалар бакчасында да, мәктәптә дә үз ана телендә аралаша. Мәктәпләрдә удмурт теле укытыла. Кечкенә чакларында балалар белән күбрәк эшләргә, күңелләренә милли орлыклар салырга, туган телгә карата сөю тәрбияләргә кирәк. Үз милләт-ләре белән горурланып яшәсеннәр. Ә олыгайгач инде бу ядкарьне үз балаларына тапшырсыннар. Буыннар бәйләнеше — ул чылбыр кебек, бер генә урыннан өзелсә дә, бербөтенлек югала. Район җитәкчелегенә, район мәдәният бүлегенә, республика Халыклар дуслыгы йортына бик рәхмәтлебез, нинди генә үтенеч-киңәш белән барсак та, ярдәм тоябыз, — ди Ирина Самигулова.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
Тәтешле районы.