Стәрлетамак шәһәрендә алты яшьлек кыз грипптан үлгән. Бу аяныч хәл март башында ук булган, тик киң җәмәгатьчелеккә әле генә җиткерелгән.
Лаборатор тикшеренүләр күрсәтүенчә, бахыр бала гриппның "дуңгызныкы" дигән штаммын йоктырган була. Белгечләр барыбызны да кисәтә: авырып китәсез икән, үз белдегегез белән генә дәваланмыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.