Чиләбе шәһәрендә социаль челтәрләрдә органнар өчен бала сату хакында игълан урын ала. Баланың хакы 200 мең сум дип билгеләнә.
Бу хәбәр белән шунда ук, әлбәттә, полиция хезмәткәрләре кызыксына.
Күрсәтелгән адрес буенча барып, Людмила исемле хатын-кызны (игъланда нәкъ аның фотосы була) тиз арада эзләп табалар. Хатын ишекне үзе ача, тик бернинди дә игълан бирмәве хакында белдерә.
Баксаң, әлеге куркыныч игъланны аның элекке ахирәте интернетка "элгән" икән.
Аңа кадәр Людмила ахирәте хакында социаль челтәргә "интим хезмәтләр күрсәтә" дип язган булган.
Хәзер ямьсез кылыклары белән бөтен дөньяга рисвай булган хатыннарга закон каршында да җавап тотарга туры киләчәк.