51 подписчик

Син төш булдың, ахры…

Кан тамыры буйлап очкын булып,

Чәчрәп аккан сөю хисеннән

Баш әйләнә…

Татлы агу тәме…

Шул сөюдән кабат исерәм.

Хәтереңдәме, синең күзләреңә

Шашып, онытылып карадым?

Күңелемнең кайнар хисе белән

Керфекләрең назлап тарадым.

Син төш булдың, ахры… Ул назларым

Югалдылар хыял таңында.

Мин уяндым бүген. Тынычландым.

Йә, елама, мине сагынма!

Син ирекле шәхес. Дөнья иркен,

Юллар төрле, төрле киләчәк.

Кисешсәләр юллар, очрашырбыз,

Тәкъдир кушса, булса күрәчәк.

Ә хәзергә аек акыл белән

Йөрәгемне бер кат урадым.

Син төш булдың…

Ул бәхетле булыр

Дип төшемне шуңа юрадым.

Мин уяндым. Сүнмәсә дә хисләр,

Ычкындырды инде богаулар.

Җүләрлек тә китте, булмас хәзер

Сөясеңме диеп сораулар.

Алмаз МАНСУРОВ.

  Кан тамыры буйлап очкын булып, Чәчрәп аккан сөю хисеннән Баш әйләнә… Татлы агу тәме… Шул сөюдән кабат исерәм. Хәтереңдәме, синең күзләреңә Шашып, онытылып карадым?