“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме якташларны җыйды.
Дүртөйле районының Үткен авылында зур тантана – “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтте. Чарада Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин, хакимият башлыгы урынбасары Салават Мөкъминов, “Ленин” токымчылык заводы генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев, Суккул авыл Советы башлыгы Радик Ямаев, авылдашлар һәм күпсанлы кунаклар катнашты.
Бәйрәмгә әзерлек барышында Үткен танымаслык булып үзгәрде: авыл зираты, юлы һәм күпере төзекләндерелде, өйләр һәм капка-коймалар буялды. “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме төзекләндерелгән күперне ачудан башланды. Кунакларны икмәк һәм тоз, баллы чәкчәк һәм кымыз белән каршы алдылар.
— Сезне бу олы бәйрәм белән ихлас котлыйм. “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен үткәрүнең максаты – авылны саклап калу. Аңа әзерлек вакытында халык урамнарны, үз хуҗалыкларын тәртипкә китерә, чарада катнашучыларга үзенең ничек яшәгәнен күрсәтәсе килә, — диде чыгышында Ринат Хәйруллин. – Авылның киләчәге ул кергән хуҗалык эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле. Ленин исемендәге хуҗалык эшләсә, аңа керүче авылларның да киләчәге якты булачак. Ә хуҗалыкның киләчәге намус белән хезмәт салучы игенчеләр һәм терлекчеләрнең фидакарьлегеннән тора. Моның өчен хуҗалыкта тиешле шартлар һәм булдыклы җитәкче Альберт Дәүләтбаев бар. Ул ике дистә елдан артык җитәкчелек иткән чорда хуҗалык югары күрсәткечләре белән районда гына түгел, республикада да танылу алды. Моннан соң да хуҗалык уңышлы эшләр, күрсәткечләре тагын да яхшырыр дип ышанам.
Ерак-якыннардан кайткан үткенлеләр, күпсанлы кунаклардан торган халык агымы авыл урамнары буйлап тарихи сәяхәткә чыкты. Сугыш һәм хезмәт ветераннары, авылның ихтирамлы гаиләләре Сания һәм Зәки Кәримовлар, Газизә Әкбәрова, Рәхилә һәм Әсләм Фазлыевлар, Рима һәм Венер Мөкъминовлар, Маиса һәм Рәис Әхмәтшиннар, Хәнә һәм Рафаил Мөкъминовлар, Шәмгыя һәм Мөслим Фәйзуллиннар, Наҗия һәм Рафил Карамовлар яшәгән йортлар алдында хуҗалар сый-нигъмәттән сыгылып торган мул табын әзерләгән. Алар үзләренең ата-бабалары, әти-әниләре турында сөйләде һәм шәҗәрәләре белән таныштырып, кунакларны кайнар чәй һәм башка нигъмәтләр белән сыйлады.
Аннары бәйрәмнең тантаналы өлеше авыл клубы янындагы мәйданда булды. “Ленин” токымчылык заводы генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев үз чыгышында биредә халкының тырыш һәм уңган булуын, хуҗалыкны үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте, Үткеннең хезмәт һәм тыл ветераннарына, уңган игенчеләренә һәм терлекчеләренә зур рәхмәт әйтте.
Үткен авылы халкы мондый олуг бәйрәмгә лаек. Бу урында ата-бабаларыбыз 300 елга якын элек (дөресрәге — 296 ел) нигез корганнар. Алар, башка халыклар кебек үк, Русия, Башкортстан һәм Дүртөйле районы тарихында үзләренең җуелмас эзен калдырган. Бәләкәй генә Үткеннең дә олы тарихы бар!
2010 елның 10 июлендә узган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә әзерлек барышында Үткен авылы тарихына багышланган “Монда тудык, монда үстек...” дигән китап бастырып чыгарган идем. Анда Үткен генә түгел, ә Ленин исемендәге хуҗалыкка караучы Атсуяр, Юкәлекул, Суккул һәм Мәмәдәл авыллары турында да байтак кызыклы материаллар тупланды. Китапта Үткендә яшәүче һәр кеше, яки аның әти-әнисе, әби-бабалары турында мәгълүмат бар. Бу юнәлештә эш әле дәвам итә, Аллаһы боерса, бу китапны тагын да тулыландырып бастырып чыгарырга ниятлим.
Китапта мин “Зирекле елгасы буена урнашкан Үткен авылы Ялдәк волосте башкортларының типтәрләргә 1736 елның 24 мартындагы бирелгән партикуляр (шәхси) хаты нигезендә төзелә. Бу хатка мишәрләр дә нигезләнә”, дип язган идем. Эзләнүләр нәтиҗәсендә яңа мәгълүматлар табылды. Русия дәүләт борынгы актлар архивыннан алынган “1722 год. Уфимского уезда Казанской дороги сотни Имая Кулаева деревни Уткунево, что на приточном ключе служилые татары” дигән документтан күренүенчә, 1722 елда авылда 20 хуҗалыкта 41 ир-егет яшәгән.
1843 елда инде биредә 214 мишәр яши. Авыл мәчете янында мәдрәсә эшли, су тегермәне була, биредә яшәүчеләр, җир эшкәртү һәм мал асраудан тыш, кием тегү белән дә шөгыльләнә.
1906 елда Үткендә 81 йорт-хуҗалыкта 242 ир-егет, 243 хатын-кыз, барлыгы 485 кеше яшәгән. 1912-13 елларга кадәр авыл ике өлештән торган – Югары һәм Түбән Үткен (кайбер документларда ул Яңа һәм Иске Үткен дип тә атала). Суккул янындагы Югары Үткендә 7-8 йорт, ике авыл арасы ике чакрым булган. Шул елларда алар әлеге Үткенгә күченгән.
1917 елда үткән халык исәбе мәгълүматларыннан күренүенчә, Бөре өязе Әсән волостена караган Үткен авылында 107 йорт-хуҗалыкта – 539 мишәр, 10 йортта – 40 типтәр, 1 йорт-хуҗалыкта 8 башкорт яшәгән. Үткеннең иң бай кешесе – мулла Солтанов Мөхәммәдулланың 7 аты, 3 тае, 3 сыеры, 2 танасы, 2 бозавы, 45 сарыгы, 10 баш умартасы, ике төрәнле 3 сабаны, 1 молотилкасы, 1 җилгәргече, тимер тәгәрмәчле 1 арбасы, 1 чапкычы, 50,05 дисәтинә җире була.
Октябрь революциясеннән соң тормыш кискен үзгәрә. Элекке мәктәп урынында 1931 елда Үткен авылының указлы мулласы Мөхәммәдулла Солтановның (Сәния Мәхмүтьянованың әтисе) ике катлы, калай түбәле йортында башлангыч мәктәп ачыла. 1937 елда авылдагы мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә. Үткен мәктәбенә Суккул, Мәмәдәл, Юкәлекул һәм Атсуяр авылларыннан балалар килеп укый. 1945 елда Үткен җидееллык мәктәбе – Мәмәдәлгә, ә 1955 елда мәктәп аннан Суккулга күчерелә.
Үткеннән 12 кеше 1773-75 еллардагы Емельян Пугачев җитәкчелегендәге Крестьяннар ихтилалында катнаша. Бу авыл ир-егетләре башкорт-мишәр гаскәрендә хезмәт иткән. 1834 елның 12 февралендә үткән халык исәбен алу мәгълүматларыннан күренүенчә, Ырынбур губернасы, Бөре өязе 4нче мишәр кантоны, 2нче йортка караган Үткен авылында 68 яшьлек отставкадагы поход сотнигы Рәфыйк Ишмөхәммәтов, 32 яшьлек хорунжий Шаһиәхмәт Тимербулатов, 54 яшьлек отставкадагы поход есаулы Сираҗетдин Шәфиевның, урядник Фаткулла Ибәтуллинның яшәгәне билгеле.
Әмирҗан Юнысов, Гыйкрәмә Нәҗмиев, Әмирҗан Мохиянов, Мәүләви Мусин, Фәтхелбаян Мөкъминов һәм авылның башка ир-егетләре Гражданнар сугышында катнаша.
1929 елда Үткендә башта 4 кооператив, соңыннан “Кызыл таң” колхозы оештырыла. Бу колхозның беренче рәисе Хәкимулла Сафаров була. “25 меңче” Лазырин фамилияле урыс кешесе колхозга җитәкчелек иткәннән соң, Хәмидулла Хәбибуллин “Кызыл таң” колхозы рәисе булып сайлана. Хәмидулла Хәбибулла улы Үткендә — 9 ел, Атсуярда 5 ел колхоз рәисе булып эшли. “Кызыл таң” колхозына Мәгъруф Исламов һәм Әмирҗан Юнысов та җитәкчелек итә. 1930 елның язында Әбүбәкер Мөҗипов һәм Фазылбәк Мөкъминовларның туган авылларына “Фордзон” тракторына утырып кайтулары зур бәйрәмгә әйләнә.
Үткенне 1930 еллардагы шәхес культы да урап үтми. Авыл имамы Мөхәммәдулла Солтанов һәм аның уллары Мөхәммәтнәки белән Мөгыйн, 1931 елда кулга алынып, раскулачить ителәләр. Шулай ук кәсепче, бүрек тегүче Бахтегәрәй Локманов кулга алынып, 58-8 статья буенча 3 елга иркеннән мәхрүм ителә. Мөхәммәткәрим Шәкүров 1930 елның 4 сентябрендә кулга алына, 58-10 статья буенча 3 елга хөкем ителә һәм мөлкәте тартып алына, 3 елга Томск шәһәренә сөрелә. Ул 1933 елда туган авылына кайта, 1935 елда вафат була. 1987 елның 22 августында аклана.
Бөек Ватан сугышының кырыс сынаулары илебездә яшәүче төрле милләт халыкларының бердәмлеген күрсәтте. Үткен авылыннан Бөек Ватан сугышына 128 кеше китә, аларның 89ы яу яланында һәлак була, алган яралардан һәм чирләрдән үлә, хәбәрсез югала. 39 кеше туган якларына исән-сау әйләнеп кайтты.
Һәлак булганнар арасында батыр партизан Гали Ихсанов та бар. Галим Камалетдин улы 1918 елда Үткен авылында туа, 1939 елда Кызыл Армия сафына алына. Бөек Ватан сугышы башлангач, Белоруссиянең “Звезда” партизаннар бригадасының отделение командиры вазыйфасында сугыша, 1942 елның 10 декабрендә һәлак була. Могилев өлкәсе, Шклов районы, Заходы авылында җирләнә. 1981 елның октябрендә Үткен авылында батыр партизанга һәйкәл ачылды. 2009 елның җәендә Галим Ихсановның истәлеген мәңгеләштерү хөрмәтенә куелган обелиск тулысынча яңартылды.
“Сугыш хатын-кыз эше түгел”, диләр. Ләкин сугыш башлангач, туган илне ут ялмап алганда аны сакларга хатын-кызлар да фронтка китә. 1942 елның маенда Уфада махсус комсомол эшелоны төзелә. Ул 3745 Башкортстан кызын, комсомолкаларны, Сталинград фронтына алып китә. Алар арасында комсомолның район комитеты секретаре Гөлҗиһан Рәкыйпова җитәкчелегендә Дүртөйле районыннан 50 кыз була. Аларны Дүртөйле халкы 1942 елның 5 маеның кояшлы иртәсендә пристаньда озатып кала. Алар пароходта Уфага юллана. Үзе теләп сугышка киткән 50 кызның өчесе Үткен авылыннан, алар: Гадәния Хәмидулла кызы Хәбибуллина, Кифая Тимерхан кызы Тимерханова һәм Фәгыйлә Сәмигулла кызы Диярова. Сталинград янындагы тиңдәшсез алышларда алар беренче чыныгу ала.
Бәхәссез, тылдан башка фронт юк. Авыр Бөек Ватан сугышы елларында тылдагылардан аеруча зур батырлык таләп ителә, анда кечесе дә, олысы да эшкә җигелә. Бу чорда үсмерләр һәм картлар, хатын-кызлар һәм инвалидлар көнне төнгә ялгап эшли. Басу-кырларда алар уңыш өчен тәүлек әйләнәсенә диярлек көрәште. “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында хезмәт батырлыгы өчен” медале СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 6 июнендәге указы нигезендә булдырыла. Бу медаль белән Үткен авылыннан 92 кеше бүләкләнгән.
1950 елның декабрендә “Кызыл таң” (Үткен), Чеверев (Мәмәдәл) һәм Ленин исемендәге (Суккул) хуҗалыклар колхозчылары, гомум җыелышта берләшеп, Ленин исемендәге колхоз төзү турында карар кабул итә. Ә “Үзәк” (Юкәлекул) һәм “Кызыл көрәш” (Атсуяр) хуҗалыклары берләшеп, Мичурин исемендәге колхоз төзиләр. 1960 елның 26 февралендә Ленин исемендәге, “Маяк” һәм Мичурин исемендәге өч хуҗалык колхозчылары үзләренең җыелышында берләшергә карар итә. Колхоз ветераны, коммунист Фазлетдин Сәетгәрәев берләштерелгән, зур колхозга Ленин исемен бирергә тәкъдим итә. Бу колхозның рәисе булып Суфиян Әхмәев сайлана, ул 1969 елга кадәр эшли. Ленин исемендәге хуҗалыкка 1969-85 елларда – Нурхәниф Мифтахетдинов, 1985-96 елларда – Фрикс Хуҗиәхмәтов, ә 1996 елдан Альберт Дәүләтбаев җитәкчелек итә.
Альберт Рафаил улы җитәкчелек иткән чорда ул, алдынгы фән казанышларына һәм заман технологияләренә нигезләнеп, игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерүче заманча хуҗалыкка әверелде. Бүген “Ленин” токымчылык заводы – районда икътисади яктан иң тотрыклы эшләүче, социаль мәсьәләләрне уңышлы хәл итүче һәм эшне заманча оештырган хуҗалыкларның берсе.
Суккул клубының мәдәни-киңкүләм чараларны оештыручысы Гөлшат Нәбиева сценарие буенча әзерләнгән “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен Дүртөйле районының үзешчән сәнгать осталары чыгышлары ямьләде.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Дүртөйле районы.