Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Путинга пенсия үзгәрешләре ошамый

Русия Президенты Владимир Путин пенсия системасына тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең үзенә ошамавын белдерде.

“Әлегә бу мәсьәлә буенча ахыргы карар кабул ителмәгән, шәхсән үзем пенсия яше турында барлык фикерләрне дә җентекле өйрәнәчәкмен”, диде ул.

Бүген илдә биш пенсионерга алты эшләүче кеше туры килә. Шушы нисбәт бозылган очракта, “пенсия системасы шартлаячак”. Бу проблемага игътибар итмичә, власть кешеләрне киләчәктә авыр хәлгә куячак.

Элегрәк “Познер” тапшыруында Русиянең беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов, пенсия реформасы үткәрелмәсә, 2030 елга картлык буенча пенсия пенсионерның элекке хезмәт хакына карата 33тән 20 процентка кадәр төшәчәк, дигән иде.

Фото: kitjournal.ru