02:431,0×00:00/02:43Балачак ТВ Сарваров2018 смотрели · 2 года назадПодписатьсяБАЛАЧАК ТВ - Татарча сөйләшәбез: Шалкан әкияте буенча (18 тема)
Также ищутдядя кеша мультфильмдоктор плюшева рождество смотретьзверополис глава мафиисмотреть вверх 2 мультик смотреть бесплатномаша и медведь 12 ме
ЗУФАР ШАКУР274 читали · 2 года назадПодписатьсяОдно из наиболее шикарных лирических шедевров татарского языка . Произведение татарского поэта Хади Такташа - "Ак чәчәкләр" ("Белые цветы"). АК ЧӘЧӘКЛӘР Ул, Эретеп туңган тәрәзәне, Мыштым гына карый урамга. Ак чәчәкләр ява урамда... Берәү, Борын очын кулына кысып. Сүгенеп узды кышкы салкыннан, Җил ияреп китте артыннан... Алар, Чана тартып, җырлый-җышрлый, Тау шуарга икәү уздылар, Ә бераздан - кире сыздылар... Ак чәчәкләр ява. Дөнья матур. Шундый матур булып тоела; Күге зәңгәр, гүя йолдызлары Ак кар булып жиргә коела... Яз янгыны җиргә кабынганчы, Кар астында йоклар урамнар. Төне матур булса, төн үтүгә Таңнар алып килер бураннар... Дөнья матур, Шуның өчен дә бит сүгенә-сүгенә кайтам салкыннан, Ә җил, мыштым гына, эндәшмичә, Ияреп килә минем артымнан... Белмим, нигә, әллә гыйшкы төшкән, Кайда барсам, шунда бара ул; Өйгә кергәндә, җиргә ятып, Чыкканымны саклап кала ул... Шуның өчен дә мин, чыкмый гына, Тәрәзәдән карыйм урамга. Ак чәчәкләр ява урамда. Ак чәчәкләр ява, дөнья матур. Шундый матур булып тоела; Күге зәңгәр, гүя йолдызлары Ак кар булып җиргә коела... #shigriyat@tatarbelem