103 подписчика
Башкортстанда йортларга, өйләргә еланнар керә...
Андый очракта нишләргә?
Башкортстан халкы торакларына, йортларына еланнар үтеп керүгә бәйле Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитетына шалтырата башлаган.
Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитетының коткару хезмәтенә еланнар турында күбрәк хәбәрләр килә. Мәсәлән, шушы көннәрдә ашыгыч хезмәтләргә Туймазы районының Липовый Ключ поселогыннан гариза килгән. Шәхси йорт ишегалдында балалар еланны уйнаган урында күргәннәр. Коткаручылар еланны тотып, урманга чыгарганнар. Белгечләр берничә киңәш биргән: “Әгәр сез еланны урамда очратсагыз, аны читләтеп узыгыз һәм бернинди очракта да аңа кагылмау яхшырак. Гадәттә, сөйрәлүчеләрнең тешләү максаты юк, елан беренче булып һөҗүм итмәячәк. Әгәр дә ул өйгә үтеп кергән икән, аннан үзегез котылырга тырышмагыз, аңа якын килмәгез, ә шунда ук коткаручыларны 112 телефоны аша чакырыгыз”.
Около минуты
11 июля