Найти тему

Балтачта чик буе гаскәрләре ветераннары өмәгә җыелдылар

РФ Чик буе гаскәрләре оешуның 106 еллыгы уңаеннан районда тантаналы чара үтәчәк.
Өмәне Балтач районы чик буе кардәшлеге җитәкчесе Вадим Хәбибрахман улы Галләмов оештырды.
—Соңгы елларда үз көчебез белән Иске Балтач авылындагы мемориаль комплекс территориясендә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр истәлеген мәңгеләштергән обелиск урнаштырдык. Аны ел әйләнәсенә чиста, караулы, тәрбияле итеп тотарга тырышабыз. Шушы көннәрдә илебездә Чик буе гаскәрләре оешуның 106 еллыгы уңаеннан районда үтәчәк тантаналы чара алдыннан өмәгә оешып чыгып, обелиск тирәсен чистартып, тәртипкә китереп алдык, — ди Вадим Хәбибрахман улы.
Иртәгә, 28 май көнне районның чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ветеран ир-егетләр тантаналы чарага җыелачаклар. Чара барышында районның чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннар арасыннан иң актив ир-егетләр бүләкләнәчәкләр.
Балтачта чик буе гаскәрләре ветераннары өмәгә җыелдылар РФ Чик буе гаскәрләре оешуның 106 еллыгы уңаеннан районда тантаналы чара үтәчәк.
Около минуты