103 подписчика
Янгын ике ир кешене корбаны иткән...
Ни аяныч, алар икесе дә... ир кешеләр...
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәлегеннән хәбәр итүләренчә, Мәчетле районының Зур Ыктамак авылында автомобильләрне юу бинаһы янган. Ут бинаның кыегын зыян күргән. Янгынны сүндергәндә х метр зурлыгындагы бүлмәдә 1963 елгы сак хезмәткәренең гәүдәсе табылган.
Шулай ук Бөре шәһәрендә биш катлы йортның өске катында янгын булган – диван янган. Аны сүндергән чакта коткаручылар 1958 елгы ирнең гәүдәсен тапкан. Якынча фараз буенча, ут тәмәке тарту нәтиҗәсендә чыккан.
Шулай итеп, атна башы ике күңелсез вакыйгадан башланды. Шушындый аңсыз казага тарымас өчен өйдә тәмәке тартмагыз, ут белән сак эш итегез, балаларны һәм олы буын кешеләрен өйдә ялгыз калдырмагыз, бозык мичләрне һәм электр корамалларын файдаланмагыз.
Около минуты
12 марта