593 подписчика
Кайбычта “Вакыт сезне сайлады...”дигән очрашу узды
“ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 35 еллыгы уңаеннан “Вакыт сезне сайлады...” дигән очрашу үткәрелде.
Әлеге кичәдә Әфганстанда хезмәт иткән ветераннар — Федоровское авылыннан Фират Миңнуллин, Кыр Буасыннан Владимир Лебедев, Мәлкидән Станислав Маланьев, Олы Кайбычтан Алексей Русов, Чечня Республикасында хезмәт иткән эчке эшләр бүлеге ветераны Юрий Михайлов, Россия Кораллы Көчләре ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, Борындык, Мәлки, Кошман, Чүти мәктәпләренең яшь армиячеләр отрядлары катнашты.
Җылы очрашуны яшь армиячеләр хәрәкәте штабы начальнигы Роза Насыйбуллина һәм Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева алып барды. Алар үз чыгышларында тугыз елдан артыграк барган әфган сугышы китергән фаҗигалар, аның корбаннары турында сөйләде.
Кошман, Мәлки, Борындык, Чүти мәктәпләренең яшь армиячеләр отрядлары әфган җирендә һәлак булган якташлары исемнәрен йөртә. Алар һәлак булган авылдашларының тормыш һәм сугышчан юллары турында сөйләде. Әфганчылар үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән елларны искә алды. Очрашуда Илгиз Насыйров патриотик җырлар башкарды.
Чүти урта мәктәбенең 14 укучысы яшь армиячеләр хәрәкәте сафларына кабул ителде. Әфганстанның кырыс мәктәбен узган райондашлар аларга яшь армияче таныклыкларын тапшырдылар.
1 минута
15 февраля