Найти тему

Балтачта җитәкчеләр дә җырлый

Илдар Хәмәтовның җырлаганын ишеткәнегез бармы?
Шәвъяды авыл биләмәсе башлыгы Илдар Хәмәтов бу яклап үрнәк күрсәтә.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районда дәвам иткән халык иҗатының “Җиңү Салюты” фестивале чикләрендә Шәвьяды авыл биләмәсендә үзешчәннәр “Алар даны мәңгелек” дигән концерт программасы тәкъдим иттеләр.
Чагу чыгышларга бай булды программа. Биләмәгә караган дүрт авылның төрле буын үзешчәннәре белән бергә авыл биләмәсе башлыгы Илдар Хәмәтов та моңлы баянын тотып сәхнәгә чыгып үзе уйнап “Гомер арбалары” җырын үзе башкарып программаны тулыландырды.
Өздереп баянда уйнаганын күргәч, ирексездән артистың читтә торсын, дип уйлыйсың.
Ул җитәкчелек иткән биләмә авылларында яшәүчеләр горурланып: "Безнең Илдар Кыямович бит ул!" - диләр. Әйтерлек тә шул!
Балтачта җитәкчеләр дә җырлый Илдар Хәмәтовның җырлаганын ишеткәнегез бармы? Шәвъяды авыл биләмәсе башлыгы Илдар Хәмәтов бу яклап үрнәк күрсәтә.
Около минуты