Найти тему

Бегония гөлен тәрбияләүнең үз серләре бар


Бакчачы-блогер Александра Кайгородцевадан файдалы киңәшләр.

Бу үсемлекне күпләр ярата. Аны клумбаларга да, кояш төшмәгән урыннарга тирә-юньне яшелләндерү, ямьләндерү өчен дә утырталар. Әллә ни игътибар сорамаса да, бегониягә дә тәрбия кирәк.

Үсемлекнең «йорт»ы булачак контейнерга грунтны яхшылап, тыгызлап тутырыгыз, гел ашлама кертеп торыгыз. Грунтка йорт үсемлекләре өчен «Биогумус», «ОрганикМикс» кебек ашламалар әйбәт булачак. Аларда үсемлек өчен кирәкле, туфракны җиңел һәм йомшак итүче туклыклы матдәләр байтак. Гөлне утыртып, 1–2 атна узгач, һәр су сибү вакытында өстәмә ашламалар кертү мөһим. «ОрганикМикс», «Эликсир 1», «Суспензия Хлорелла» кебекләрне кулланырга мөмкин.
Үстергән гөлләрегез шатлык өстәсен, кәефегезне күтәрсен!
Бегония гөлен тәрбияләүнең үз серләре бар  Бакчачы-блогер Александра Кайгородцевадан файдалы киңәшләр.  Бу үсемлекне күпләр ярата.
Около минуты