103 подписчика
Шушы көннәрдә Көнтүгештә аю мөгезле вак терлекләргә һөҗүм иткән. Сабантуй тавы дигән калкулыктан ярты чакрым чамасы көнчыгышта урман эчендә ерткыч кәҗәне һәм сарыкны ботарлаган. Кәҗәнең йоны - кара, сарыкныкы ак төстә. Кайсын иртәрәк ботарлагандыр. Анысы билгесез. Мәгәр соңгысын шушы көннәрдә генә ботарлаган. Ерткыч корбанын җирдән сөйрәп алып килгән. Эзе ярылып ята. Эздәге яфраклар урнашырга өлгермәгән, хәтта.
Ашаганнан калган калдыкларны аю үлән, чыбык-чабык белән күмеп куйган. Янәшәдә җирне чокыган да.
Ерткычның өне дә аннан ерак түгелдер, мөгаен. Берничә ел элек тә ул урында җирле кешеләр аю белән очрашулары турында сөйләгәннәр иде.
Мондый хәлләр көзге урманда сак булырга кирәклеге турында искәртә
Бу хакта җентекләбрәк baltachtan.ru/...890
Около минуты
8 ноября 2023