412 подписчиков
Рәмзия Әхмадуллинадан кош теле рецепты
3 йомырканы тулысынча, 2 йомырканын сарысын алабыз
1 чәй кашыгы песок
чеметеп кенә тоз
чеметеп кенә чәй содасы.
Уртача катылыкта камыр басабыз. Камырны пакетка тыгып, ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз (үзләнсен өчен).
Шуннан соң җәеп, сырлы кискеч белән кисеп, үсемлек маенда кыздырып алабыз. Суынгач, өстенә шикәр комы сибәбез.
Тәмле булсын!
Около минуты
15 сентября 2023