Найти в Дзене
Опубликовано фото
6 часов назад
Арча районында 46 кеше исәптә тора
Моннан тыш безнең районның ВИЧ-инфекцияле кешеләренең бер өлеше Казанда СПИДны булдырмау һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәгендә диспансер исәптә торалар. Гомумән алганда,  районда яшәүчеләр арасында барысы 80 очрак теркәлгән. Шуларның 70 проценты Арча районында даими яшәүчеләр...
10 часов назад
Әңгәмәдәш - район үзәк хастаханәсенең табиб- эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова
- Татарстан республикасында быелның 4 аенда ВИЧ-инфекция белән диспансер исәпкә 255 кеше алынды, - дип сөйләде Чулпан Равиловна. -  Яңа ачыкланган очракларның 54,7 % ир-атлар. Яшь буенча карасак, 56, 8% - 35 яшь һәм өлкәнрәкләр. Нигездә сакланмыйча җенси мөнәсәбәткә керү нәтиҗәсендә инфекция йоктырганнар. Республикада диспансер исәптә 15907 кеше исәптә тора. Шуның 125е балалар. - Ә Арча районында ничек? - Арча районында 46 кеше исәптә тора...
12 часов назад
Бүген Яңа Кырлайга төзекләндерелгәннән соң Габдулла Тукай музей комплексы белән танышу максаты белән, «Ватаным Татарстан» газетасы
редакциясе хезмәткәрләре килде. Алар музейда, Садри карт, бай йортында булдылар, яр буйлары буйлап үттеләр. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән очрашып аралаштылар. - Музейга яңа сулыш өрелү — безнең өчен зур вакыйга, - диде район башлыгы. - Мактанырлык эшләребез,  хезмәт сөючән кешеләребез бар. Газета битләрендә Арча яңалыкларын, уңган кешеләре турында язмалар басылып килә...
13 часов назад
БАТЫРЛАР ДАНЫН-КИЛӘЧӘККӘ
Арча Мәдәният йортында "Батырлар данын-киләчәккә" иҗади фестиваль-бәйгесенең йомгаклау өлеше узды. "Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы"на багышланган концертта тынычлыгыбыз сагында торган каһарманнар, хезмәт ветераннары турында җырлар яңгырады...
15 часов назад
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» XVII Халыкара икътисад форумында «Россиядә эшләнгән» сессиясе кысаларында Россиянең 9 төбәгеннән
80нән артык агросәнәгать комплексы җитештерүчесе 21 чит ил компаниясе белән сөйләшүләр уздырды. 500дән артык бизнес-очрашу һәм нетворкинг‑сессияләр оешмаларның экспорт потенциалын ныгытты. Тагын бер әһәмиятле вакыйга – «Казан Хәләл Маркет»...
17 часов назад
Арчаның "Казан-Су" паркында асфальтта рәсем ясау буенча «Мин Арча баласы»! дигән бәйге үтте
Арчаның "Казан-Су" паркында асфальтта рәсем ясау буенча «Мин Арча баласы»! дигән бәйге үтте. Бу беренче тапкыр гына түгел инде, матур традициягә әверелде. Катнашучылар саны да елдан ел арта бара. Бу юлы да 60тан артык яшь рәссам, кулларына төрле төстәге бур алып, асфальтны чын ачык һавадагы рәсем галереясына әверелдерде. Бәйге берничә номинациядә үтте...
17 часов назад
2026 елның 18 маенда республикада «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы башланып китте
Әлеге чара мототранспорт йөртүчеләр һәм шәхси мобильлек чараларын кулланучылар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән. Чара 27 майга кадәр дәвам итәчәк. Дәүләт автоинспекциясе мотоцикл йөртүчеләргә транспорт чарасының техник төзеклеген тикшерергә, мотошлем һәм саклану чараларын кулланырга, шулай ук тиешле категорияле йөртү таныклыгы булуын истә тотарга киңәш итә...
20 часов назад