Гөлчирә Галимова. Икенче бүлек. Әйе, язмыш юллары һәркемнең үзенеке.. Люда шушы яшьтән үк шундый сынаулар үтәрмен дип каян белсен соң? Әнисенең әйткән сүзләре дә колагын ярып китте." Син кеше түгел" ...Бу нинди сүз? Ничек инде кеше түгел? Ничек итеп ул җәза була ала? Аның кечкенә башында мең төрле уй бөтерелеп йөрде, ләкин аларның берсенә дә җавап таба алмады ул.
Әйе, язмыш юллары һәркемнең үзенеке.. Люда шушы яшьтән үк шундый сынаулар үтәрмен дип каян белсен соң? Әнисенең әйткән сүзләре дә колагын ярып китте." Син кеше түгел" ...Бу нинди сүз? Ничек инде кеше түгел? Ничек итеп ул җәза була ала? Аның кечкенә башында мең төрле уй бөтерелеп йөрде, ләкин аларның берсенә дә җавап таба алмады ул. Люданы ниндидер курку хисе биләп алды. Ул утырган урындыгыннан торып тәрәзә янына килеп басты. Нинди матур көн, балалар шау-гөр килеп уйнап йөриләр. Әнә күрше малае велосипедына утыртып сеңлесен велосипедта йөрергә өйрәтә. Ә тегендә әтисе белән Артур кайтып бара түгелме? Әйе, ул, кызның аркасына суккан малай. Кызның аркасы тагын да каты кызыша башлады, күз аллары караңгыланып китте һәм ниндидер караңгылык аны каядыр алып кереп китте.
Люда әкрен генә күзен ачарга теләде, ләкин күз кабаклары авырайган һәм аңа күзен ачарга комачаулыйлар иде. Кыз тырышып күзләрен ачты, янында утырып торган әтисен күреп шатлыгыннан урыныннан тормакчы иде, тик әтисе аны тотып калды.
- Кызым, кишерем минем, ашыкма, сиңа әле иртәрәк торырга. Ай, яй куркыттың безне, нәрсә булды инде бу?
Кыз җавап бирергә ашыкмады, як-ягына каранып әнисен эзләде. Михаил эшнең нәрсәдә икәнен аңлап:
- Әниеңне эзлисеңме? Юк ул монда кызым, юк.. дөресрәге эшендә, соңрак киләм диде.
- Әти ә ул чыннан да киләме?
- Ник килмәсен ди инде, ул бит синең әниең..
- Әти ә ул мине яратамы?
Люданың күзенә яшь бөртекләре җыелды, күлдә яткан ике зәңгәр асылташлар әтисенең күзенә туп туры карап тора бирде. Михаил югалып калды, ул нәрсә әйтергә белмичә кызына карады. Ә нәрсә әйтсен ул. Шулай да җавапсыз калырга ярамый иде, шуңа ул елмая төшеп:
- Кызым, син кирәкмәгән сораулар бирәсең, әлбәттә ул сине ярата, башкача мөмкин дә була алмый. Ярый, син ят, ял ит, ә мин табиб белән сөйләшеп киләм.- дип, Михаил ишектән чыгып китте. Үзе коридор буйлап атлады, ә үзенең башында кызы әйткән сүзләр" Ә әни мине яратамы ?" Нәрсә әйтергә кызына? Ничек баланың күңелен яраламаска? Бу бик четерекле мәсьәлә икәнен ул аңлый иде, бары тик кызына ничек аңлатасын гына ул әлегә белми иде. Светлананың да сөйләүләре буенча нәрсәдер яшергәне аңлашыла иде, ул сөйләде тик гел сүзләрен кабатлады, аерым ачык итеп нәрсә булганын һәм бала нигә өйгә иртә кайтып утыруын әйтә алмады.
Эшеннән кайткан төшенә аңсыз яткан кызын күргән Светлана тиз арада ашыгыч ярдәм машинасын чакырды, аннары бер ел элек кенә аерылышкан иренә шалтыратып, баланы хастахәнәгэ алып баруын, хастахәнәдә кала алмавын, Михаилның баланы карарга килергә тиешлеген генә әйтте дә тиз генә телефонны куйды. Әлбәттә инде Михаил яшен тизлегендә хастахәнәгә килеп җитте. Әлегә баланы реанимация бүлегендә табиблар карый иде. Миша сораулы карашын Светага төбәде, тегесе исә тиз генә сораулардан котылырга теләп:
- Минем вакытым юк, минем эшкә барасым бар.- дип, китеп барырга теләде, ләкин Миша аны туктатып:
- Синең әйткән сүзләреңне колагың ишетәме? Син нишлисең? Синең кызың хастахәнәдә ята, нәрсә булганын әйтәсең килмиме?
- Нәрсә булсын аңа, мин эштән кайтканда идәндә ята иде, мин табиблар чакырттым, калганын үзен беләсең.
- Беләм? Син үзең ышанасыңмы бу сүзләреңә? Нигә Люда өйдә бер үзе иде, аңлат миңа, ул нигә өйдә иде?
- Бөтен сорауларыңа аннары җавап бирәм, миңа эшкә барырга кирәк.
- Юк, син хәзер үк җавап бирәсең.
Светаның ачуы кабарды, берничә мәртәбә башындагы чәчен кулы белән терткәләп:
- Ярар, димәк җавап телисең, ярар, әйтәм....
Света стенага кулы белән сугып:
- Күпме була түзеп, чыннан да бәлки вакыттыр инде сөйләшергә....Син аерылдың да урманыңа китеп бардың, ә мин, ә мин синең бөкре, гарип кызыңны карап калдым.
- Света күзләрен йомып, бармакларын каты итеп кысып сүзен дәвам итт
- Ә син беләсеңме миңа ничек авыр иде? Юк, белмисең..Кызыңның бөкре икәнен белмәсеннәр дип чәчен генә дә бер тапкыр да җыйганым булмады.. ояты ни тора бит. Минем кызым бөкре, йә әйт, кая алып барып була ул баланы? Дөресрәге кая барып була ул бала белән? Нәрсә булды дисеңме? Балалар бакчасында аның бөкре икәнен белеп көлделәр, әйе, әйе, аннан балалар көлделәр. Ә кем гаепле? Минме??? Ююююк, син гаепле, сезнең нәсел геннарыгыз гаепле, белми дип уйладың мәллә, әтиеңнең әбисе бөкре булган. Ә син мине гаепләргә теләдеңме? Шулай булгач ник мин синең бөкре кызыңны карарга тиеш, әнә аның урыны урманда, карачкылар янында, си...
Света сүзен дә әйтеп бетерә алмады, Миша аның яңагына сугып җибәрде дә:
- Син, син ул кеше түгел, мин синең бөтен гөнахларыңны гафу итә алам, тик бала турында бу сүзләреңне бүтән ишетәсем булмасын, тагын бер сүз, бары бер сүз, ике дә уйламый бәреп үтерәм.
Яңагына ябышкан Света ачу катыш курку хисе белән:
— Гөнах дисеңме? Нинди гөнах? Ул син гөнахлы, нәселегездә нинди уродлар бар икәнен әйтмәдең, алдан белгән булсам сиңа кияүгә чыгар идем дип уйлыйсыңмы, тиле.
Михаил янә хатынынын яңагына сугып:
- Гөнах юк дисең имеш, ә Влад белән булган хәлләр нәрсә ул? Ятсыз син, ничек кенә җир йөзендә сине тоталар икән. Ә әби дисең, әбигә килгәндә ул печән өскертеннән егылып умыртка баганасына зыян тидергән... Аннары табиблар безгә күптән инде Люданың нигә бөкресе чыкканын аңлаттылар, бала тапканда кысылып чыкканга күрә, аның да умыртка баганасына зыян тигән. Юк, ә ник мин акланам соң? Син бик яхшы беләсең нәрсә булганны да, нигә шулай килеп чыкканны да, ә кешегә килгәндә, син ул кеше түгел. Син ничек үз балаң турында шулай әйтә аласың? Монда әйтер сүз калмады. Ярар , кит, тик бүтән минем күземә күренмә, баланы мин үзем карыйм, кит дим.
Света көлә төшеп:
- Сезнең урыныгыз чыннан да урманда.- дип, тиз, тиз атлап китеп барды.
- Бу вакыйгалардан соң шактый вакыт үтте, Света озак та тормады Владка кияүгә чыкты. Ә Люда әтисе белән урманда яши башлады. Көннәр буе әтисенә ияреп, кошлар сайравын тыңлап, җәнлекләр турында төрле кызыклар сөйләгәнен ишетеп йөрү кызык иде аңа. Ә инде аягын авырттырган төлке баласын тапкач, Люда бетереп тә җанланып китте, аның белән уйнады, көлде. Ул вакытларларда аның белән бернинди дә начарлык булмаган, ул һаман бәхетле иде. Тик менә бу бәхет дигәне генә озакка барырмы?
Миша кызының төлке баласы белән узыштан ашаганын карап утырды. Кызының йөзендәге бәхет чаткылары сүнүен бердә теләмәс иде , ләкин башкача булмый. Света Влад белән яши башлагач үзгәргән кебек тоелды Мишага. Кызының да район үзәненә үзләре янына килеп, мәктәпкә укырга керүен теләде. Әлбәттә инде Миша каршы килмәде, чөнки ничек кенә булмасын, Люда әнисен бик сагына иде, хәттә әнисенең фото сүрәтен тотып, әнисе белән сөйләшеп утыруын да инде берничә тапкыр күрде. Кыз бераз шикләнә, тик күңеле гел әнисе янында йөрүен дә бала яшерә белми иде шул.
Менә көтелгән көн дә килеп җитте. Әнисенең килүен белгәнгә күрә , Люда кояш чыгып таң ата башлауга караватыннан торып утырды. Тәрәзәдән агач арасыннан төшкән яктылыкка күз салды. Урманда җир өстенә серле томан төшкән. Төшкән томан агачларның яфракларын да, җир өстендәге үләннәрне дә ак пәрдә белән каплаган. Әнә, өй каршындагы миләш тәлгәшләреннән чык тамчылары тама. Тамчылардан җыелган суны кечкенә төлке баласы эчә. Люда аңа карап елмаеп , өстенә халатын киеп урамга чыкты. Әтисе инде күптән урамда йөри, Люда аны күреп:
- Әти ә син йокламадыңмы?
- Йокладым кызым, менә рыжик уятты, әгәр мине ашатмасаң кызыңны ашыйм диде. Ничек итеп сине ашатыйм инде төлкегә ә?
- Әти...әти ә рыжикны син чыннан да урманга җибәрәсеңме?
- Әйе кызым, ул үзе теләгәнчә, иректә яшәргә тиеш.
- Иректә? Ничек инде?
- Менә син һәм мин, без бит үзебез теләгәнчә яшибез, шулай булгач төлке дә үзенчә яшәсен, ул урман җанвары, ул кеше түгел.
- Әтисенең ул кеше түгел дигән сүзләре Люданың йөрәген кисеп иткән кебек булды. Ничек инде, аңа бит әнисе дә син кеше түгел диде. Ничек? Ул кем?
Михаил уйланып торган кызыны карап:
- Кызым әйдә өйгә керәбез, хәзер иртәләрен салкын, туңарсын, тәмле итеп чәй эчәрбез, аннары әниең дә килеп җитәр.
Дәвамы бар.