? Республикада, шул исәптән районыбызда “Иминлек каешы” оператив-профилактик чарасы бара. Чараның төп максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан иминлек каешларын куллану юнәлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау. Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче һәм пассажирлар аны һәрчак эләктерергә бурычлы. Әмма таләп һәрвакытта да үтәлми. Әйтик, агымдагы елның 3 аенда моның өчен 465 йөртүчегә беркетмә төзелгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, транспортта бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Профилактика чарасы 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк.