Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Саба таңнары

🌸🌿Татар Икшермәсе авылында гомер итүче Ибраһимова Шәргыя Әхмәтзакир кызына 95 яшь тулды

🌷Юбилярны район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин котлап, юбилярга сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләп бүләкләр тапшырдылар. Шәргыя Әхмәтзакир кызы 1931 елның 7 июнендә Татар Икшермәсе авылында туа. 1939 елда укырга керә, 7 класс белем ала. 1941 елда, әз булса да акча булыр дип, юкә аера Шәргыя апа. Аннан тыш укудан кайткач әнисе белән чыпта суга. Шәргыя апа 12 яшьтән көтү көтә, ашар өчен кычыткан, алабута, ат кузгалагы капчыклап ташый, 15 яшендә урман кисәргә йөри башлый. 1953 елда Шәргыя апа фермада сыер сава башлый. Шәргыя апаның хезмәте югары бәяләнә, 1956 елда аның исеме, алдынгы сыер савучы буларак, район почет тактасына кертелә һәм бер атнага Мәскәүгә авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә җибәрелә. Ире Исрафил абый белән 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Шәргыя апа балалар, оныклар тәрбиясендә Татар Икшермәсе авылында гомер итә.

🌸🌿Татар Икшермәсе авылында гомер итүче Ибраһимова Шәргыя Әхмәтзакир кызына 95 яшь тулды

🌷Юбилярны район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин котлап, юбилярга сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләп бүләкләр тапшырдылар.

Шәргыя Әхмәтзакир кызы 1931 елның 7 июнендә Татар Икшермәсе авылында туа. 1939 елда укырга керә, 7 класс белем ала.

1941 елда, әз булса да акча булыр дип, юкә аера Шәргыя апа. Аннан тыш укудан кайткач әнисе белән чыпта суга.

Шәргыя апа 12 яшьтән көтү көтә, ашар өчен кычыткан, алабута, ат кузгалагы капчыклап ташый, 15 яшендә урман кисәргә йөри башлый.

1953 елда Шәргыя апа фермада сыер сава башлый. Шәргыя апаның хезмәте югары бәяләнә, 1956 елда аның исеме, алдынгы сыер савучы буларак, район почет тактасына кертелә һәм бер атнага Мәскәүгә авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә җибәрелә.

Ире Исрафил абый белән 3 кыз тәрбияләп үстерәләр.

Шәргыя апа балалар, оныклар тәрбиясендә Татар Икшермәсе авылында гомер итә.

-2