Социаль хезмәткәр — иң катлаулы һәм игелекле хезмәтләрнең берсе. Бу һөнәр генә түгел — яшәү рәвеше, күңел халәте. Сез гомерегезне игелекле эшкә — авыр тормыш хәлендә калган һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗ гражданнарга ярдәм итүгә багышлыйсыз, кешеләргә мөһим проблемаларны хәл итәргә һәм тормыш кыенлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итәсез, ярдәмгә мохтаҗ һәр кешегә игътибар күрсәтеп, кайгыртучанлыкка лаек икәнлеген тоярга булышасыз, яхшылыкка өмет һәм ышаныч бирәсез. Кешеләргә аеруча җылы мөгамәлә, эчкерсез караш, түземлек сорый торган хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр,ветераннар, бәйрәмегез көнендә сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхетле, имин тормыш, түземлек һәм сабырлык, күтәренке кәеф телибез. Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты