Кара да гынай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк лә үтәргә; Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар усак,
Ай, аерылмас дус булсак. Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк гомер итәргә; Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар каен,
Ай, аерылмаек, дускаем. Кара да гына елан, ай, туз башлы,
Йөридер лә камыш буенча; Карурманга кергән чакта
Кисеп алдым пар усак,
Ай, аерылмас дус булсак. Ялгыз башым, юк юлдашым,
Йөримен лә язмыш буенча; Карурманга кергән чакта
Кисеп алдым пар каен,
Ай, аерылмаек, дускаем. Кара да гына урман, караңгы төн,
Нинди юллар белән лә үтәрбез; Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар усак,
Ай, аерылмас дус булсак. Дус-иш белән бергә эш иткәндә,
Теләкләргә тизрәк лә җитәрбез; Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар каен,
Ай, аерылмаек, дускаем. Карурманны кичкән чакта
Менеп кичтем акбүз атка; Карурман кергәч,
Карурман кергәч.
Юллар таш кына,
Күңелем ашкына. Егет булсаң, дан югалтма
Куркакларга төзәп уклар атма! Карурман кергәч,
Карурман кергәч,
Төннәр караңгы,
Зиһене