Моннан тыш безнең районның ВИЧ-инфекцияле кешеләренең бер өлеше Казанда СПИДны булдырмау һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәгендә диспансер исәптә торалар. Гомумән алганда, районда яшәүчеләр арасында барысы 80 очрак теркәлгән. Шуларның 70 проценты Арча районында даими яшәүчеләр. Соңгы елларда ВИЧ-инфекция эпидемиясе шактый үсте. 2020 елга кадәр ВИЧ-инфекция йоктырганнарның уртача яше 33 яшь булса, 2020 елдан соң ул 40 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләрдә ачыкланды. Арча районында иң өлкән ВИЧ-инфекция йоктырган кешегә 72 яшь.