Арчаның "Казан-Су" паркында асфальтта рәсем ясау буенча «Мин Арча баласы»! дигән бәйге үтте. Бу беренче тапкыр гына түгел инде, матур традициягә әверелде. Катнашучылар саны да елдан ел арта бара. Бу юлы да 60тан артык яшь рәссам, кулларына төрле төстәге бур алып, асфальтны чын ачык һавадагы рәсем галереясына әверелдерде. Бәйге берничә номинациядә үтте. Кайберләре туган як табигатен ясады, Тукай әкиятләре геройларын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, хәрби һәм хезмәт батырлыгы темасын чагылдыручылар да булды. Әлеге бәйгене "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе ДАИ бүлекчәсе, Укучылар сарае, беренчеләр хәрәкәте, мәгариф идарәсе белән берлектә оештырды.
Арчаның "Казан-Су" паркында асфальтта рәсем ясау буенча «Мин Арча баласы»! дигән бәйге үтте
ВчераВчера
1
~1 мин