Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Шешминская Новь

«Пионер, к борьбе будь готов!»: встреча поколений в музее Мидхата Газымова

19 мая — День рождения пионерской организации. Встреча поколений в Музее народного творчества и быта имени Мидхата Газымова. Помните эти слова? «Пионер, к борьбе за дело Коммунистической партии Советского Союза будь готов!» — когда-то эти слова знал каждый советский школьник. 19 мая в СССР официально отмечался праздник пионерского движения. Праздник носил официальное название — День Всесоюзной пионерской организации имени В. И. Ленина. В этот день лучших учеников принимали в пионеры, подводили итоги учебной и общественной жизни каждого класса, объявляли и поощряли лучшие пионерские отряды. А вечером возле огромного костра под гитару пели пионерские, патриотические, военные песни. Уважаемыми гостями мероприятия были артисты фольклорного ансамбля «Талир тәңкә» из села Простые Челны во главе с Давлетшиной Ильсияр Киямовной, пионеры ветераны 60–70 х годов, ученики начальных классов Зиреклинского лицея, советник директора Гайфутдинова Альфия Хальфетовна, руководитель женского совета села Зи

19 мая — День рождения пионерской организации. Встреча поколений в Музее народного творчества и быта имени Мидхата Газымова.

Помните эти слова?

«Пионер, к борьбе за дело Коммунистической партии Советского Союза будь готов!» — когда-то эти слова знал каждый советский школьник. 19 мая в СССР официально отмечался праздник пионерского движения.

Праздник носил официальное название — День Всесоюзной пионерской организации имени В. И. Ленина. В этот день лучших учеников принимали в пионеры, подводили итоги учебной и общественной жизни каждого класса, объявляли и поощряли лучшие пионерские отряды. А вечером возле огромного костра под гитару пели пионерские, патриотические, военные песни.

Уважаемыми гостями мероприятия были артисты фольклорного ансамбля «Талир тәңкә» из села Простые Челны во главе с Давлетшиной Ильсияр Киямовной, пионеры ветераны 60–70 х годов, ученики начальных классов Зиреклинского лицея, советник директора Гайфутдинова Альфия Хальфетовна, руководитель женского совета села Зирекле Салимова Зумария Валиулловна и друзья музея.

-2

Одним из самых ярких моментов встречи стал торжественный заход в зал пионеров — ветеранов. В строгих одинаковых формах, под звуки трубы и барабана они пронесли красный флаг — символ эпохи. Дети наблюдали за происходящим с восхищением: в их глазах читались искреннее любопытство, удивление.

Встреча прошла в формате свободного разговора и совместных активностей: ветераны показали пионерские атрибуты, рассказали о пионерских делах (тимуровское движение, сбор металлолома, «Зарница»). Организовали игры тех лет. Это был день, когда история ожила, а связь времён стала ощутимой. Спасибо всем, за праздник!

-3

Ике буынны — үткән чорның данлы пионерларын һәм бүгенге яшь буынны берләштергән очрашу.

19 май — Пионерлар оешмасы туган көне уңаеннан, музей ике буынны —

үткән чор пионерларын һәм бүгенге яшь буынны берләштергән кызыклы һәм мәгънәле чара уздырды. Күргәзмәдә пионер чорына караган бай коллекция, шул исәптән флаглар, галстуклар, барабаннар, «Артек» һәм «Орлёнок» лагерьлары альбомнары тәкъдим ителде.

Әлеге бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар — Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендә Чаллы Башы авылы мәдәният йорты артистлары да катнашты. Киләсе буынга татар халкының бай мирасын җиткерүдә армый талмый хезмәт куйган бу коллектив, «Талир тәңкә» фольклор ансамбле апалары, Зирекле лицее башлангыч сыйныф укучылары, Зирекле авылы хатын кызлар советы җитәкчесе Зөмәрия Сәлимова, лицей директоры советнигы Әлфия Гайфетдинова, музей дуслары да чарада катнаштылар.

Очрашуның иң истә калырлык мизгелләреннән берсе — пионер апаларның залга тантаналы рәвештә керүе булды. Алар, яшьлек елларындагыча, бер төсле форма киеп, быргы белән барабан тавышы астында, Кызыл флаг күтәреп уздылар. Балалар аларны таң калып күзәттеләр: күзләрендә кызыксыну, гаҗәпләнү һәм бер үк вакытта — үзләре дә шулай булырга теләү хисе ачык күренде.

Барлык катнашучылар да балаларга пионер еллары турында матур һәм кызыклы истәлекләр сөйләде. Тәнзилә Исмәгыйлева пионерга кергәндә өйрәнгән шигырен дә онытмаган! Тырышып устав өйрәнүләр, пионерга кереп булыр микән, дип кайгырулар, дулкынланулар әле дә онытылмаган. "Тимур командалары«ның макулатура, көл җыю кебек файдалы эшләр, өлкәннәргә ярдәм итүләре дә искә алынды. Һәрбер сүз — чын тарих һәм тәрбия чыганагы.

Ул чорда тәрбияләнгән кыйммәтләр, әхлакый принциплар бүген дә актуальлеген югалтмый.

«Соңыннан бергәләп татар халык уеннарын да уйнадык: „Агыш“, „Йөзек салыш“. Бу уеннар яшь буынны милли йолалар, гореф-гадәтләр белән таныштыру, аларны берләштерү, дуслыкны ныгыту максатыннан оештырылды. Бүген без олы апаларыбызның яшьлек хатирәләрен яңарттык, ә балаларыбызның күзләрендә шул ук пионер дәрте кабынуын күрдек. Пионер оешмасы тарихка кереп калса да, аның төп кыйммәтләре — Ватанны ярату, дуслык, олыларны хөрмәт итү һәм ярдәмчел булу — бүген дә яши. Музеебызда пионер елларына бәйле бик күп истәлекләр бар, һәм без аларны киләчәк буыннар өчен саклаячакбыз. Нәни укучыларыбызга апалардан үрнәк алып, илебезнең лаеклы кешеләре булып үсүләрен телибез», — ди М. Газыймов исемендәге музей директоры Лидия Лотфуллина.

-Аннан Мидхәт абыйны сагынып, үткәндәге очрашулардан җылы истәлекләр белән искә алдык. Аның якты эзләре, игелекле сүзләре, һәркемгә булган мәрхәмәте һаман да хәтердә. Киткәннәр рухына сүрәләр укып, дога кылдык. Аларның рухы шат булсын, кылган изге гамәлләре, калдырган мираслары безнең өчен һәрвакыт юл күрсәтүче маяк булып торсын.

Музей коллективы исеменнән Чаллы Башы авылыннан килгән кунакларыбызга, барлык катнашучыларга олы ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез! Сезнең катнашуыгыз чараны истәлекле, матур итеп уздыруга ярдәм итте.

Илләребез тыныч булсын, балаларыбыз сугыш әфәтләрен күрмәсеннәр. Исәнлек-саулык, сәламәтлек, гаилә бәхете теләп, музей коллективы исеменнән ихластан рәхмәт белдерәбез, — дигән ихлас теләкләрен җиткерә ул.

Фотода Зирекле мәктәбендә яшь вакытында пионервожатый булып эшләгән Мохлис бабай кызы Нәсимә апа. Бадыйгова Мәймүнә апанын апасы. Исән-сау, 95 яшьләр тирәсе. Калининградта кызы белән яши.

-4

Фотоны Нуруллина Рәзинә апа җибәрде, ул үзе дә озак еллар мәктәптә пионервожатый булды. Олы рәхмәт барсы өчен дә!