26 өлеш. - Никадәр югары менсәң дә, барыбер аска карыйсың бит, - дип дәшкән аңа берәү.Егет сискәнеп киткән, тирә-ягына күз салган. Һәм... каршында басып торучы үзен күргән.- Кем син? – дип куркып сораган ул аннан.- Синең киләчәгең, - дигән җавап ишеткән.
- Никадәр югары менсәң дә, барыбер аска карыйсың бит, - дип дәшкән аңа берәү.
Егет сискәнеп киткән, тирә-ягына күз салган. Һәм... каршында басып торучы үзен күргән.
- Кем син? – дип куркып сораган ул аннан.
- Синең киләчәгең, - дигән җавап ишеткән.
– Менә инде ничә айлар, еллар шушы Тау башында йөрим. Мондагы яктылык та, матурлык, камиллек тә туйдырды инде. Җирне, туган йортымны, өй каршындагы талларымны сагындым. Бу Тау – тере кешеләр түгел, хыялый җаннар иле. Ә мин ашыкканмын, җылы җиремнән вакытсыз аерылганмын. Ышан, астагы тормыш күпкә кызыклырак, ямьлерәк!!! Тик без янәшәдәге матурлыкны, могҗизаларны күрмибез, чөнки аңа күзләребез, күңелләребез күнгән инде. Бары югалткач кына, бәһасын-кадерен аңлыйбыз. Бел, бәхет тә, иң тансык матурлык та кешенең туган туфрагында! Тик миңа кирегә юл юк, мин Тау башында, салкын ташлар арасында каңгырап йөрергә мәҗбүрмен, – дигән аңа киләчәге.
Шулчак Карт Имән төбендә йоклап ятучы Егет сискәнеп уянып киткән. Үзенең Җирдә, йомшак чирәм өстендә ятуын аңлап алгач, шулхәтле нык сөенгән ул. Еракта балкып торучы Якты тауга караган да:
- Мин сиңа барырга өлгерермен, ә хәзер яшәргә кирәк! – дигән.
Җырлый-җырлый, тузанлы юл буйлап туган йортына таба атлаган.
- Ник дәшмисең, Наргизә?
Мин бер мәл җанымны биләп алган сагышлы уйлардан арына алмый торам.
Төн үзе дә кешене бутый-аптырата торган чак. Гуя чынбарлык белән хыял упкынына төшеп югаласың. Караңгылык җирдәгеләргә галәмне ача. Баш очында адәм балаларын үртәп буй җитмәслек ерак йолдызлар җемелди. Алар үз серләрен бик тирән яшергән. Төн дөньяның тынып калган мизгеле. Шул тынлыкта талгын гына аккан инешнең тыйнак җыры да, яфракларның сизелер-сизелмәс шыбырдашканы гына ишетелә. Шул тынлыкта үз йөрәк тибешеңне ишетеп сискәнәсең. Әйтерсең, ул сиңа дәшә: минем хакта о-ныт-ма, о-ныт-ма, о-ныт-ма... Төннәрен кеше күңеле шомлы чиксезлек, сагышлы-серле мәңгелек белән кушыла. Башкаларга ничектер, ләкин миңа шулай тоела. Җитмәсә Сәлимнең көйле-моңлы тавыш белән сөйләнгән сәер хикәяте дә җанымны сагыш бишегенә сала. Бу хыялый егет тагы... Минем кебек таулар белән саташкан исәр. Ашкынган, хыял тавына менгән, анда берни тапмыйча кире өенә кайтып киткән...
- Ник дәшмисең, Наргизә? – дип кабатлый Сәлим.
- Бу әкият түгел...
- Түгел, чөнки чынлап та шулай. Һәр кешенең бәхете туган җирдә. Таулар, диңгезләр белән саташып йөрисе дә юк. Беркайда да бәлеш пешереп көтеп тормыйлар. Кайда тудыгыз, шунда торыгыз, диелгән бит изге китапларда. Чит җирләрдә каңгырып йөрүдән бәхет артмый. Хәтта ташка да туган як җылысы кирәк, килешәсеңдер бит, Наргизә.
- Аңладым, Сәлим... Минем бакчага таш атып сөйлисең. Менә кайттым бит инде. Башка беркая китмәм. Туган авылымда таш булып ятармын. Бәлки берәр җылытучы да табылыр.
Сәлим мине кочагына ныграк кыса:
- Табылыр! Аны әллә кайлардан эзләп йөрисе юк. Күрә белергә генә кирәк.
Мин дәшмим. Башыма сәер уй килә: һәр күңелнең үз җылытучы буладыр ул. Үзенә генә дигәне. Чит җан җылысын тоеп та булмыйдыр...
- Ялгызың тилмереп йөрмә инде, Наргизә, җитәр. Әйдә өйләнешик тә, бергә яшик. Чык миңа кияүгә. Бергә җиңелрәк булыр.
- Мин уйлармын, Сәлим. Тик син ашыктырма, яме...
***
Минем Наратта булганым бар. Шуңа күрә Нефтьчеләр урамын бик тиз таптым. Йортны да, квартирны да таптым. Анысы авыр булмады. Тик менә тапкач, ишек төбенә килеп баскач, әллә нигә куркып-каушап калдым. Билгесезлек өркетә иде. Илнарның кабул итмәвеннән, чит-ят күрүеннән курыктым мин. Энем – бу дөньяда бердәнбер якын кешем, туганым, газиздән газизем, соңгы өмет-шатлыгым. Әгәр аны да югалтсам, миңа бу җирдә буталып йөрисе дә юк. Ул чагында яшәүнең бер мәгънәсе калмый.
Кыңгырау төймәсенә басарга кыюлыгым җитмичә, баскыч тоткасына сөялеп торганда, каршыдагы ишек ачылып китте. Аннан чүп чиләге күтәргән кечкенә башлы, шакмак гәүдәле бер әби килеп чыкты да, минем тарафка сынаулы-шикле караш ташлап аска төшеп китте. Ул кире менгәнче миңа тизрәк кереп китәргә кирәк. Югыйсә юк-бар сорау биреп, төпченә башлавы бар: “Кем син, кемгә килдең, нишләп монда торасың...” Шәһәр карчыкларын беләм инде, алар эттән дә болайрак сак-уяу, ишекләре төбендә күренгән һәр ят кешедән шикләнеп, “Милисе!” – дип кычкырырга гына торалар.
Үземә кирәкле квартирның кыңгырау төймәсенә үреләм. Кыңгырау тавышы, ишек аша ишетелеп, елмаерга мәҗбүр итә: “Мияу-мияу-мияу...”
Кемдер сак кына басып ишеккә килә, йозак ачкычын бора... Каршымда Кифая апа пәйдә була. Бер мизгел эчендә аңардагы үзгәрешне чамалап алам: ябыккан, суырылган, йончыган, картайган...
Кифая апа бер сүз дәшми, миңа текәлгән килеш тораташ катып басып тора. Аннары әкрен генә артка чигенә. Кулы белән генә “кер, үт” дип ишарәли. Киеренке тынлыкны үзем бозам:
- Исәнмесез, Кифая апа.
“Әйт инде, ни булса да әйт! Карашың белән үтерәсең ич. Ачулан, сүк рәхәтләнеп, тик болай карама миңа...”
Ниһаять, бер сүз ишетәм:
- Кереп утыр.
Мин диванга, ул каршыдагы кәнәфигә урнаша, кулларын кушырып, туп-туры күземә текәлә. Карашымны яшермим, үги анама сынап карыйм: күзләрендә сөю балкышы сүнгән, тормышы җиңелләрдән түгел икәне борчулы йөзенә язылган... Элек биленнән булган озын чәчләре малайларныкы кебек кып-кыска калган, алар хәзер кара түгел, бакыр төсендә. Чаларганга буяп йөридер инде. Әнә бит чигәләрендә, буявы уңганмы, буялмый калганмы, көмеш чәчләре ялтырап тора.
Сизәм, күрәм: Кифая апаның минем белән сөйләшергә теләге юк. Йөзе караңгы, карашы төксе. Чакырылган, көтеп алган кадерле кунак түгел шул мин. Ләкин болай, бер-берсен өнәмәгән мәчеләр сыман сырт кабартып утырып булмас. Нидер әйтергә, сөйләшергә-аңлашырга кирәк, күңелдәге төерләрне кабат учлап, баш иеп чыгып китәр өчен килмәдем ич монда.
- Мин авылда булдым, Кифая апа, барысын да беләм...
- Белми кая барасың...
- Курыкма, синең өстә яшәргә килмәдем. Илнарны күрәсем килә.
- Шулаймыни?!
- Кифая апа, беләм... мин гаепле...
- Рәхмәт, юаттың... Син белгәннән ни үзгәрә соң?! Мидхәтне кайтарып булмый!
- Кайтарып булмый... Әнине дә, әтине дә кайтарып булмый... Йорт та юк... Иң башта зиратка кергән идем, Рабига апаның каберен күрдем. Менә шулай, Кифая апа... Әнисез калуның, ятимлекнең ни икәнен хәзер син дә беләсең. Тик сиңа ничә яшь тә, миңа ничә...
Кифая апа кисәк урыныннан кузгала:
- Ярар, сүз белән тамак туймас. Чәй куйыйм, ачыккансыңдыр. Киләсеңне белгән сыман күп итеп кыстыбый пешергән идем.
Ул шулай дигәч, күңел җылынып китә. Үз йортыма, якын кешеләремә кайткан сыман тоела башлый. Карашым белән бүлмәне айкыйм. Квартир ят булса да, монда безнең йорт исе. Һәр нәрсә таныш, күңелгә якын: китап шкафы, сервант, түгәрәк өстәл, диван... Җансыз әйберләр дә шулай якын, үз булыр икән. Өйдә тынлык. Кифая апаның савыт-саба шалтыратуы, су агызган тавышлар гына ишетелә. Балалар кайда икән? Илнар кайда?
- Наргизә, табынга кил.
Мин авылдан алып килгән күчтәнәчләрне өстәлгә тезәм. “Буш кул белән барып кермәссең, яхшы түгел,” – дип Фәрдия апа йомыркалар, авыл каймагы, сөт, үзе пешергән күмәчне биреп җибәргән иде. Кифая апа “рәхмәт” әйтеп аларны алып куя.
- Илнар кайда соң, Кифая апа?
- Лагерьда алар, Дилбәр дә, ул да. Үзем ял алып, квартирны ремонтларга ниятләгән идем.
- Ә-ә... – Мин сүземне әйтә алмый тукталып калам, Бәрәч, кечкенә малайның исемен дә белмим ич!
Ни гаҗәп, Кифая апа мине сүзсез дә аңлый:
- Данис бакчага йөри. Быел укырга керергә җыенабыз.
Әнекәем! Кайчан гына туган малай инде мәктәпкә бара! Туганнарымнан читтә, әтине, энемне күрми узган ай-елларымны кызганып, йөрәгем тагы бер кат сыкрап куя.
Табын артында да сүз әлләни ялганмады. Гуя чит кешеләр идек. Хәер, кайчан үз булганыбыз бар? Карашымны Кифая ападан яшереп ашаган-эчкән булдым. Тик ризыкның тәмен тоймадым. Авыр. Әйтеп бетергесез авыр. Гаеп хисе җанны сыта-изә, тапый-таптый...
Данисны алырга бакчага бергә бардык. Үзем теләп иярдем. Әтинең улын тизрәк күрәсем килде. Каршыма гүя кечкенә Илнар йөгереп чыкты, шул ук карлыган күзләр, куе керфекләр, түгәрәк йөз, туры кашлар. Данис башы-аягы белән әти малае иде! Әнисенә тамчы да охшамаган. Шуңа күрә бер күрүдә үз иттем, кочып аласым, йомшак яңакларыннан үбәсем килде. Ләкин энекәш миннән ятсынды. Их, адым саен үкенеч тә, үкенеч, шул гомер качып йөрмәгән булсам соң... Ул чагында әтигә охшаган бу сөйкемле малай “Апа!” дип миңа килеп ягылыр иде! Тагын бер якын туганым булыр иде. Бу дөньяда туганнарың күп булу начармыни?!
Минем кичерешләрне Кифая апа сизде, улын үз иткәнне дә аңлады бугай. Шуңамы, карашы җылынып китте. Ана күңеленә юл бала йөрәге аша сузыла икән.
- Улым, бу синең Наргизә апаң, - диде Кифая апа.
- Ә син кайдан кайттың? – дип сорады Данис.
- Ерактан, бик ерактан.
- Син самолетка утырып кайттыңмы?
- Юк, поезд белән. “Тыкы-тыкы-тыкы-тыкы” дип җырлый торган шундый озы-ын, зу-ур машина.
- Ә минем поезд күргәнем бар. Без әни белән вокзалга барган идек.
Данисның кулын бер яктан Кифая апа, икенче яктан мин тоткан. Данис безне берләштерде, шул кечкенә генә кеше, үзе дә белмичә, әрнүле-үпкәле ике ятим күңел арасына күпер салып куйды. Данис - әтиемнең улы, энекәшем, туганым. Ул да минем кебек үк Солтанов фамилиясен йөртә. Шулай булгач, аның әнисе дә миңа чит-ят булырга тиеш түгелдер.
- Ә син миңа нәрсә алып кайттың? – дип сорап куйды кинәт Данис.
Оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Вәт, башсыз, кем инде сабый янына буш кул белән килә? Кесә ягы такыр анысы, әллә ни сибелер җай юк. Шулай да баланың күңелен күрергә кирәк.
- Әйдә, кибеткә керәбез, мин сиңа туңдырма алып бирәм. Үзең яратканны.
Туңдырма янына берничә киндер-сюрприз да өстәлде. Йомырка эченнән машина килеп чыккач, Данисның күзләре очкынланып китте, авызы колакка җитте. Ә өйгә кайткач, ул мине үз “байлыгы” белән таныштырды, киндер-сюрпризлар белән шактый зур тартма шыплап тулган иде... Әтиемнең төпчеген бик яраттым, үз иттем бит әле мин. Кифая апа күрмәгәндә генә әле чәченнән сыйпап, әле куеныма кысып, иркәләп-үбеп алам. Тик малайга минем мәхәббәт тансык түгел, кагылсам, ризасызлык белдереп ыңгыраша, читкә этә башлый. Чөнки аны яратучы-назлаучылар бу ят ападан башка да җитәрлек.
Әгәр исән-сау булып, вакытында туса, Янгураз белән безнең улыбызга өч яшь булыр иде... Шул турыда уйласам, бәгырьгә яшь төелә.
Данисны йоклаткач, Кифая апа белән бик озак сөйләшеп утырдык, үткәнәрне искә төшереп, елашып та алдык. Соңлап булса да, бер-беребезне аңладык кебек. Язмышлар уртак, икебез дә үз парларын мәңгелеккә җуйган сыңар канатлы яралы кошлар...
- Наргизә, теге чакта син мине аңларга теләмәдең, гаепләдең генә... Беләм, миңа үч итеп шулай иттең. Бәлки, чынлап та, ул чакта үзем дә артыгын кыланганмындыр. Нишлим соң, үләргә җитешеп яраттым бит Мидхәтне. Гомерем буе аны гына яраттым, башка беркемгә күңелем ятмады. Көнче кешеләрнең сүзе генә аерды бит безне. Аңлашасы урынга, янәсе үч итеп, беренче очраган кешегә иярдем дә киттем... Яшь чакта кан кызу, алдын-артын уйлап тору юк. Ирем үлгәч, ичмасам, күз алдымда булыр, һәр көнне күреп, хәлен белеп яшәрмен дип авылга кайткан идем. Менә ничек килеп чыкты... Тыеп булмый ул хисне, Наргизә, берничек тә тыеп булмый. Кайнар күмер өстенә төшкәндәй бәргәләнәсең. Син әле аңламыйсың, синең алай яратып караганың юктыр.
- Бар, Кифая апа... Минем дә яратып караганым бар.
Һәм мин аңа Янгуразым турында сөйлим. Кифая апа сабыр гына тыңлый.
- Күргәнсең икән син дә... – ди.
Рәмзия Габделхакова
(дәвамын иртәгә укыгыз)