💥💥💥Саба муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре арасында җирле үзидарә көненә багышланган чара
📅 июльдә "Сабантуй " спорт мәктәбе базасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре арасында җирле үзидарә көненә багышланган чара узды.🎉
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов барысын да бәйрәм белән котлады, аеруча тырышлык күрсәткән хезмәткәрләргә 🎁грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Соңыннан муниципаль хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары спорт уеннарында катнашты.
🏆🔥Ярышлар программасына шулай ук ГТО комплексы элементлары да кертелде: биеклек аркылы тартылу, гер ыргыту, идәндә яткан килеш кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү. Алынган нәтиҗәләр ВФСК ГТО билгесенә исәпкә керәчәк.