Найти в Дзене
Саба таңнары

🪷🌺🌸Быел җәй көне «Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең мәктәп яны участогы укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән яңартылды

🪷🌺🌸Быел җәй көне «Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең мәктәп яны участогы укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән яңартылды.

Биредә бик матур чәчәкләр белән бизәлгән чәчәк түтәлләре пәйда булды. Нәфис пион, петуния, флокс, хуш исле ирис һәм нәфис нарцисслар, агератум, сальвия, циния, дельфиниум, астильба, вербейник, гипсофила, георгин, люпин кебек күп кенә яңа чәчәкләр барлыкка килде. Һәр чәчәк, әйтерсең лә, кояшта терелеп, тирә-юньне җылылык һәм табигать гармониясе белән тулыландыра. Бу гүзәл тамаша тирә-юньдәге дөньяның матурлыгын һәм табигатьне кайгыртуның мөһимлеген искә төшереп, үтеп баручыларны рухландыра һәм күзләрне иркәли.🤗

-2
-3
-4
-5