Ахыры. Сизелмичә бер ел үтеп китә. Фәридә әтисе, әнисе, балаларының каберен карарга зияратка бара. Балалары кабере янында утырган ирне күреп ул
Сизелмичә бер ел үтеп китә. Фәридә әтисе, әнисе, балаларының каберен карарга зияратка бара. Балалары кабере янында утырган ирне күреп ул
--Валера синме?
Ир ат борылып карый һәм каршысында Фәридә басып торганны күреп
--Нихәл Фәридә?
--Син кайттыңмы? Кайчан? Нигә хәбәр бирмәдең?
—Гафу ит мине, синең башыңа төшкән кичерешләрдән соң, үземне синең яныңа кайту дөрес дип уйламыйм.
--Син нәрсә сөйлисең? Ничек дөрес түгел ? Син минем ирем оныттың мәллә?
—Онытмадым, минем белән китмәгән булсаң, бәлки шундый авыр сынаулар үтмәгән булыр идең. Барсына да мин гаепле.
--Нишлисең син? Балаларың янына килгәнче өйгә кайтырга кирәк иде , аннары бергә килгән булыр идек.
--Юк Фәридә, мин сиңа яңа баштан югалту хисе кичерергә рөхсәт итә алмыйм.
--Аңламадым, син нәрсә турында әйтәсең?
--Фәридә мин төрмәдә начар чир ияртеп кайттым, миңа яшәргә күп калмады. Мин бары балалар белән саубуллашыр өчен кайткан идем. Синең мине күрүеңне теләмәдем.
--Нәрсә? Синдә мине ташлыйсыңмы?
--Әйе Фәридә миңа яшәргә күп калмады. Гафу ит мине барысы өчендә, гафу ит.
--Син беркаяда бармыйсың. Син минем ирем, соңгы юлга сине мин озатачакмын. Бәлки Ходай мине сезне озатыр өчен бу якты дөньяда тотадыр. Миңа шул сынауларны үтәргә язгандыр.
--Фәридә......
--Дәшмә, әйдә өйгә кайтабыз, мин соңрак килергә теләгән идем, аякларым үзеннән үзе атлады, йөрәгем ашкынды, күңелем сизгән кебек әйдә бар диде. Күрәчәкне беркем дә үзгәртә алмый шул.
Фәридә Валераны өйгә алып кайтып тәрбияләде. Ике ай дигәндә Валера якты дөнья белән хушлашты. Менә шулай була икән ул балалар. Мәхәббәттән, сөюдән, йөрәктә тирән яра кала, Яралар төзәлә, тик урынында эзләр кала, Менә шулай көндә тәрәзәдән ,сөюеннән калган эзләрен карап утыра.
Күзләренә яшь тулган Алия белән Гөлия әбиләренә карап тагын ни булганын белергә теләп
— Әби аннары, аннары нәрсә булды?
— Әнә күрәсез, авыр язмыш, югалтулар , зур кичерүләр эз калдырмый үтмәде. Сөюдән калган эзләр аны бетереп бәреп екты.
--Кызганыч әбием, бик кызганыч, әни ә нигә син аны ташладың? Син бит аның якын дусты булгансың.
Алия әнисенә сораулы карашын ташлады.
--Ташламадым кызым, мин гел керәм аның янына, озак сөйләшеп утырабыз, яшь чакны искә алабыз, тик калганы йөз кат йозак эчендә. Ул аз сөйләшә, бары үз йөрәге аша үткәрә. Аның уйларын ул үзе генә белә. Мин аңлыйм аны. Беркемнең дә ачы хасрәтен, йөрәгендәге уйларны кешегә ачып саласы килми.
--Ә бүген син аның янына керәсеңме?
--Әйе керәм, иртәгә классташлар белән очрашу көне, бармаганын да беләм, әйтмичә калырга да ярамый. Безне аның турында онытканнар дип уйлавын теләмим.
--Әни бездә керик әле.
--Ярый әйдәгез хәзер үк керәбез, бәлки сезне күргәч йөрәгендәге боз бераз булса да эрер.
--Фәридә мөмкинме?
--Рамилә синме? Әйдә дустым түргә уз.
Ул Рамиләнең кызларын күргәч
--Бу чибәр кызлар синекеме? Нинди үскәннәр ,күз тимәсен.
--Фәридә мин сине очрашуга чакырырга кергән идем. Бармаганыңны беләм, ләкин без сине оныта алмыйбыз. Үзеңне кайгыларда күмеп калдырма, әле сиңа яшәргә дә яшәргә. Аңлыйм, зур кайгылар кичердең. Тик син алар өчен яшәргә тиеш . Алар да җаннарына урын таба алмыйча интегәләр бит. Синең бу дөньяда бәхетсез икәнеңне күреп. Әйдә беркөн әбиләр дәшеп үлеләргә дога колабыз, . Тыныч ятсыннар, ә син ничек булсада яшәргә тырыш. Кеше янына чык, сөйләш, күпме үз үзеңне битәрләп ята аласың?.
--Нишлим дустым тамчы да яшисем килми, Ходай тизрәк балаларым янына алсын иде.
--Бәлки Ходайның ниндидер сәбәпләр е бардыр, сине бу дөньяда тотар өчен .
--Белмим, әйдә нәрсә сөйләнәбез, миндә кунаклар бар бит. Кызларыңа безнең кичерешләрне сөйләп моңайтмыйк, чәй эчәргә әзерлик әле.
--Фәридә апа сез әни белән сөйләшегез, мөмкин булса без үзебез өстәл әзерләр идек.
--Рамилә синең кызларың үзең кебек.
--Ничек инде Фәридә апа?
Гөлия Фәридә апасына елмаеп карап
--Ә әни нинди иде?
Фәридәнең йөзендә елмаю чаткылары күренде. Рамилә ничә керсәдә Фәридәне елмаерга мәҗбүр итә алганы булмады. Йә ходаем рәхмәт сиңа дип Рамилә эчтән генә шатланды. Фәридә исә Рамиләгә борылып карап
--Ут борчасы иде, ул гел килеп керә иде дә, , әйдә ялкау тор, йомырка кыздырабыз"" дип минем юрганны тартып алып бәрә .Ә мин кире борылып ята идем. Әниегез кыздырган суганлы йомырка ярата иде.
Хәзер белмим.
Алия белән Гөлия көлеп җибәрделәр
--Әни хәзер дә йомырка ярата. Ә сез нәрсә яратасыз?
--Мин юка яратам балалар.
--Әйдәгез соң йомырка кыздырып юка белән чәй эчәбез.
Фәридә кызларның башларыннан сыйпап елмайды да
--Әйдәгез кызлар кайсыгыз юка пешерә белә?
--Икебездә Фәридә апа.
Сөйләнә, сөйләнә дүртәү өстәл әзерләде, Рамилә кырыйдан гына Фәридәне күзәтте. Аның дустына үткәннәрне искә алып күңелен төшерәсе килмәде. Әнә бүген нинди бәхетле ул. Күптән кызлары белән керергә булган. Соң, бик соң чыктылар алар Фәридә яныннан.
Алия әнисенә карап
--Әнием Фәридә апа бүген яшәреп киткән кебек булды. Бер ара моңсулыгы да йөзеннән качкан кебек тоелды.
--Әйе кызым, без үзебез дә сизмичә аңа канатлар куеп чыктык.
Гөлия дә сүзгә кушылды
--Әни ә без аның янына иртәгә керсәк ярыймы?Син каршы түгелме?
--Җүләрем ничек каршы килим ди, күптән, күптән сезнең белән керергә булган. Керегез кызым, вакытыгыз булуга керегез. Ул кайгыларны әз булсада онытырга тиеш. Сез аңа яшәргә көч өстисез.
Икенче көнне классташлар очрашты. Башта зияратта яткан иптәшләренең каберенә чәчәкләр куйдылар, күл буйларын үтеп яшь чакларны искә алдылар, аннары кичкә шашлыкка чыгарга сөйләшеп таралыштылар. Дамир Рамиләгә ияреп китте. Ул башта нәрсә әйтергә белмәде, аннары тәвәкәлләп
--Рамилә син Фәридәнең гомерлек дусты, аларга минем белән кереп миңа кияүгә чыгарга үгетләргә булыш әле.
— Нәрсә?
-Син беләсең бит минем аны күптән яратып йөргәнне, минем хатыным юк, аның ире юк, бәлки булышырсың?
-Рәхмәт Дамир, мин бик рәхәтләнеп булышам. Әйдә хәзер үк керәбез.
-Әйдә мин шуңа күрә синең белән киттем инде.
Фәридә Рамилә белән Дамир кергәнгә аптырап
--Сез икәү, нәрсә булды? Әгәр очрашуга чакырырга булса минем җавабымны беләсез, юк, мин бармыйм.
Сүзне Дамир башлады.
-Мин сиңа бер елдан кайтам дидем, уйларга куштым. Миңа кияүгә чык, хәзер сиңа да бер нәрсә комачауламый.
--Юк дидем бит инде мин.
Рамиләнең ачуы чыгып ул Фәридә каршысына ук килеп басты
-Нигә юк? Син җүләр, шушы яшьтән үзеңне әбигә әйләндерәсең. Күпме үзеңне җафалый аласың? Нигә? Әйе син авыр кайгы кичердең, тик әле бу үзеңне мондый хәлгә төшерергә дигән сүз түгел.
-Рамилә кысылма.
Фәридәнең күзенә яшь бертекләре җыелды.
--Син нәрсә беләсең соң? Ничек итеп әтине, әнине, балаларны, Валераны оныта алыйм?
- Кем сиңа онытырга куша.? Син аңламыйсың, син аларның җаннарын тилмертәсең. Синең бәхетсез булуыңны күреп алар тынычлана ала, теге дөньяда рәхәт күрә дип уйлыйсыңмы? Җәннәт ишегеннән үтә алмыйлар алар, анда бары тыныч җаннар үтә. Син үзеңне дә аларның җаннарын да сагыш утына саласың. Җитәр, тынычланырга ирек бир. Җаннарына тынычланып ятырга мөмкинлек бир.
-Булды тукта, Рамилә син нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме?
- Беләм, бәлки Ходай сиңа Дамирга кияүгә чыгып аның игезәк балаларына ана назын бирүеңне телидер. Уйлап кара, ходай сиңа әни булырга ярдәм итә, бәхетле булуыңны тели.
Фәридә Дамирга борылып
-Ничек инде игезәкләр?
-Әйе. Фәридә минем Дания белән Данил исемле игезәк балаларым бар, аларга әле сигез яшь кенә.
--Тик хәзерге балалар үги әни белән яшәргә курка, мин үзем дә куркам. Ничек ят балаларны карарга кирәк ?
Рамилә Фәридәнең кулыннан тотып
--Менә үзең дә аз булсада риза бит син, барда үзеңнән тора дустым. Уйлап кара, без китәбез, уйла, тирәннән уйла, бәхетле яшәргә телисеңме, яки үзеңне төреләй күмәсеңме,? Балаларны бәхетле итүне сайлыйсыңмы?
Рамилә Дамирга бүтән сүз әйтергә ирек бирмичә алып чыкты да
-Син кайтып балалар белән сөйләш, ә иртәгә килгәндә аларны алып кил.
--Ничек инде?
-Иртәгә аңлатам, ә хәзер кичкә бәйрәмгә җыен., безне очрашуда көтәләр.
Классташлар белән очрашу күңелле үтте, кемдер хәттә волейбол тубы алып килгән иде, рәхәтләнеп уйнадылар. Арада зур түрәләр булуга карамастан, барда элеккечә, яшьлек вакытындагы кебек күңелле булды. Балыкчылар балык тотып уха пешерде, кызлар исә яшьлекләрен искә алып хәттә узыштан скакалка сикерде. Ә уртадан бәреп чыгару уены бетереп яшьлек, балачакны искә төшерде. Барысы да тагын биш елдан очрашырга насыйп булсын дип таралыштылар.
Көндезге аш вакыты үткәндә Рамилә тәрәзәдән ике баласын ияртеп Дамир килгәнен күреп
--Алия, Гөлия әйдәгез, миңа сезнең ярдәмегез кирәк.
Ул кызларга кыскача нәрсә эшләргә икәнен аңлатты. Урамда Дамирлар белән очрашып Фәридәләргә бергә керделәр.
-Фәридә нихәл, без сине яңадан кияүгә чыгарга сорарга кердек. Уйларга вакытың булды, җавабыңны кетәбез.
Алия белән Гөлия Фәридәне кочаклап алдылар да
--Фәридә апа котлыйбыз, без шундый шат. Аннары сезгә кабат кереп балалар белән уйнарга рөхсәт итәсеңме? Без синең тәмле юкаңны ашый алабызмы?
Мең төрле сыраулардан качырга теләп Фәридә колагын томалады да
--Сез нәрсә сөйлисез? Нинди бала?
Рамилә Фәридә янына килеп
-Әнә кара, үзеңнең усал йөзең белән син аларны куркыттың ахры.
Фәридә Дамир артына качып торган балаларны күреп алды. Бер мизгелгә генә аңа ,Дамир артында Даша белән Саша басып торалар кебек тоелды. Кара син аларга, бигрәк минем балаларыма ошаганнар. Юк бу булуы мөмкин түгел, алар бит Дамирныкылар. Ничек шулай була ала? Малайның күз карашы нәкъ Сашаныкы, ә кызы Даша кебек үк борынын җыерып елый. Ул үзе дә сизмәстән балалар янына атлады. Балаларның чыккан күз яшьләрен битләреннән сөртә, сөртә
--Бәгерләрем минем, курыкмагыз, мин сезне үз әниегез кебек яратырмын. Сезнең күзегездән бары шатлыктан булган күз яшьләре тамачак.Кадерләрем минем, еламагыз. Сезнең әниегез яныгызда.
Рамилә, Алия белән Гөлия дә күзләреннән чыккан күз яшьләрен сөртеп алдылар. Ир кеше булуга карамастан Дамирның да күз яшьләре чыгып бит буйлап тәгәрәде. Ул Фәридәгә карап
--Син ризамы гомереңнең аңырына кадәр минем яраткан хатыным, балаларга кадерле әни булырга?
Фәридәнең йөрәге инде бүтәнчә типте. Ул күзләре белән бер балаларга, бер Дамирга, аннары Рамилә белән кызларына карап
--Рәхмәт сезгә минем йөрәгемнән таш төшерергә булышкан өчен., рәхмәт .Мин нигә бу дөньяда яшәргә калганымны аңладым. Мин бу сабыйларны бәхетле итеп үстерер өчен калганмын. Ходай миңа тагын бер мөмкинлек бирде , мин тырышырмын сезне бәхетле итәргә. Мин риза Дамир.
Фәридә күзеннән чыккан күз яшьләрен сөртте дә балаларны кочагына алды.
Тәмам.
Гөлчирә Галимова