Найти в Дзене
Саба таңнары

🌔Хәерле кич, дуслар

🌔Хәерле кич, дуслар!

Өйләрдә булсын яктылык,

Саулык булсын тәннәрдә.

Күңел тынычлыгы белән

Керсәк иде төннәргә.

Якыннар, дус- туганнарга,

Өләшик сөенечләр,

Сөенечләр күберәк булса,

Күренмәс көенечләр.

Иртәгәгә калып торсын,

Бүген башланган эшләр.

Хәерле кич телим сезгә,

Күңелле үтсен кичләр!

Гөлфия Гизатова