“Кояшкай”да патриотик тәрбиягә игътибар зур
Иске Балтач авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге төркеме истәлекле урыннар буенча экскурсиягә чыкты.
Балалар бакчасында патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Бу Ватанга мәхәббәт, үз халкының тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт формалаштыруда мөһим этап. Бүген, 28 май көнне, әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре өчен Миләүшә Рәхмәтуллина, Лилия Дәүләтова, логопед Лариса Карамова озатуында Иске Балтач авылының истәлекле урыннары буйлап экскурсия оештырылды. Чара тәҗрибәле тәрбиячеләр белән бергә узды, алар балаларга күргәннәрен яхшырак аңларга һәм истә калдырырга ярдәм итте.