Ике коллектив бер, максатлар уртак булганда уңыш көттерми килә
🔹Җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыятенең Сатыш һәм Кибәче бүлекчәләрен 2022 елның апреленнән Раил Рәфыйкь улы Шәймәрданов җитәкли.
Безнең хуҗалык 2007 елдан “Кибәче” һәм “Сатыш” бүлекчәләрен үз эченә ала. Гомумиләштереп алганда сөрү җирләре 7260 гектар тәшкил итә. Барысы 3700 дән артык баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Ике бүлекчәдә 208 кеше эшли. Коллективларның төп максаты – игенчелектә һәм терлекчелектә чыгымнарны киметү, алдынгы технологияләр кертү хисабына, ахыргы нәтиҗәләрне тотрыклы яхшырта баруга ирешү, ди Раил Рәфыйкь улы Шәймәрданов.