Найти тему
Татарский Мир

Гариф Кәрими: «Яшәсен милләт!...»

Бүгенге сүзебезнең герое Гариф Кәрими турында мәгълүматлар күп түгел. Күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесе Фатих Кәриминең бертуганы Гариф әфәнденең совет чорында искә алынмавы, алай гына да түгел, тарих битләреннән төшерелеп калдырылуы аңлашыла да. Гомерен сөекле ватаныннан һәм газиз милләтеннән читтә кичерергә мәҗбүр булган татар кешесенең күңелендә ниләр булганын, нинди хисләр кичергәнен хәзер инде тулысынча белә алмабыз. Шулай да аның милләте өчен җан атып яшәвен, халкы өчен тырышуын соңгы елларда кулларыбызга килеп ирешкән татар мөһаҗирләре вакытлы матбугатында басылган язмалары аша күз алдына китерә алабыз.

Гариф Кәрими. Фото “Яңа милли юл” журналының 1934 елгы май саныннан алынды.
Гариф Кәрими. Фото “Яңа милли юл” журналының 1934 елгы май саныннан алынды.

Фатих Кәриминең кан кардәше

Әдип һәм журналист Мөхәммәдгариф Кәриминең тормыш юлына бәйләнешле кайбер фактлар белән аның бертуганы Закирә Шәрәфнең Фатих Кәримигә багышланган истәлекләре аша танышырга мөмкин. Биредә ул абыйсы Фатихның, Истанбулда дүрт ел дәвамында белем алып кайтканнан соң, кече туганнары – сеңлесе Закирә белән энесе Гарифны алып, Кырымга баруы, Ялта өязе Дәрәгөй дигән авылда балалар укытуы, апалы-энеле Закирә белән Гарифның кырым татар балалары белән бер кышны бергә укып чыгулары турында сөйли. Шул ук истәлекләр аша Гарифның башта Оренбургта реальный училищеда, аннан соң Мәскәү университетында укуы, абыйсының һәрдаим аңа ярдәм итеп торуы хакында беләбез. Кызганыч, шуннан башка мәгълүмат юк дисәк тә ялгыш булмас. Әлеге шәхеснең мөһаҗирлек вәкиле икәнлеген күз алдына китергәндә һәм истәлекләрнең 60нчы елда язылганын истә тотканда, бу хәл аңлашыла да.

Гариф Кәрими (баскан, уңнан беренче) бертуганнары Камил, Гасыймә һәм аның ире Тимерша Соловьев белән (Казан, 1912, 15 сентябрь). Фото “Фатыйх Кәрими: Фәнни-биографик җыентык” (2000)  китабыннан алынды.
Гариф Кәрими (баскан, уңнан беренче) бертуганнары Камил, Гасыймә һәм аның ире Тимерша Соловьев белән (Казан, 1912, 15 сентябрь). Фото “Фатыйх Кәрими: Фәнни-биографик җыентык” (2000) китабыннан алынды.

Гариф Кәрими турындагы мәгълүматлар белән ватаннан читтә яшәгән татарларның төп матбугат басмалары – Берлин һәм Варшава шәһәрләрендә чыккан “Яңа милли юл” журналы һәм Мукденда дөнья күргән “Милли байрак” газетасы аша танышырга мөмкин. “Милли байрак” газетасында 1936-1939 елларда Гариф бәк Кәриминең вафаты белән бәйләнешле 4 мәкалә тәкъдим ителә. Ә “Яңа милли юл”да аның үзенең күп кенә язмалары, шулай ук аңа багышланган мәкаләләр урын алган. Шуларга таянып, Г.Кәриминең тормыш юлы һәм эшчәнлеген беркадәр күз алдына китерергә мөмкин.

Гариф Кәрими күренекле татар мәгърифәтчесе һәм дин эшлеклесе Гыйльман Ибраһим улы гаиләсендә 1892 елда дөньяга килә. Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә белем алганнан соң, 1901 елда реальный мәктәпкә укырга керә. Абыйсы Фатих һәм ул нәшер иткән “Вакыт” газетасы яшь егетнең фикерләре үсешендә зур роль уйнаган. Соңрак ул төрек-татар студентларының җәмгыятьләрендә, яшерен конгрессларында актив катнашкан, үзен милләт эшенә багышлаган.

1912 елда Гариф Балкан сугышында катнашу өчен Истанбулга бара. Төркиядә ул Төркестаннан килгән мәгърифәтче Госман бәк белән таныша. Госман бәк Гарифның үткен гакылга ия, милләтче бер төрки егете икәнен күреп бик шатлана, кулыннан килгән кадәр аңа ярдәм итә. Соңыннан, 1930 нчы елларда үзенең мәкаләләрен “Госман” тәхәллүсе белән язуында, аның фикри үсешенә беркадәр өлеш керткән әлеге Госман бәкнең тәэсире булмадымы икән дигән фикер туа.

Күренекле дин белгече һәм мәгърифәтче Зәйнулла Рәсүлевнең килене Зәйтүнә Мәүлүдова-Рәсүлева үзенең хаҗ көндәлекләрендә (1914 елда ул ире Габделкадыйр белән хаҗ сәфәренә барып, сугыш сәбәпле иленә кире кайта алмый бүленеп кала) Истанбулда студент Гариф әфәнде белән күрешүләре хакында сөйли. Гарифның алар даирәсендәге кеше булуы шик тудырмый, чөнки көндәлек авторы аның кем икәнлеген аңлатып торуны кирәк тапмый. Шуңа да истәлекләрдә искә алынган Гариф татарлар арасында билгеле шәхес, Гыйльман ахун улы түгелме икән дигән сорау туа. Тик дәфтәрдә ул Казаннан дип әйтелә. Ә Гариф Кәрими, билгеле булганча, чыгышы белән Бөгелмә өязеннән булып, балалык-яшьлек гомерен Оренбург шәһәрендә уздырган. Бу очракта, гомумиләштереп, Казаннан дип, ягъни казан татары мәгънәсендә әйтелүе дә мөмкин.

Төркиядән әйләнеп кайткач, Гариф элеккеге эшен дәвам иттерә: милли матбугатта языша, милли оешмаларда эшли. 1917 елда Тиҗарәт (ягъни Сәүдә) мәктәбен тәмамлап, сәүдә эшләре белән Төркестанга килә. Монда да ул милли хәрәкәттә катнашып китә. Хакимияткә большевиклар килгәннән соң, яшерен “Төркестан милли тәшкиляте”ндә хезмәт итә. Ахырда, гади бер гаскәри булып, басмачылар хәрәкәтенә кушыла. Әлбәттә, аның бу эшчәнлеге сизелми калмый, 1921 елда Гариф үлем җәзасына хөкем ителә. Ләкин аңа качарга мөмкинлек чыга һәм ул мөфти Садретдин ярдәме белән башта Әфганстанга китә, соңыннан Төркиягә барып урнаша, татар мөһаҗирәте сафларын баета. Төркиядә берничә ел дәвамында тимер юлда эшли. Аннан соңгы эшчәнлеге Г.Исхакый тарафыннан башланган Идел-Урал истикъляле хәрәкәте белән бәйле. Исхакый бу елларда Ерак Көнчыгышта була, шуңа да Европада «Идел-Урал»ның бөтен оештыру эшчәнлеге аның урынбасары Мөхәммәтгариф кулында була.

“Милли юл” журналының җаны

Г.Кәриминең гомеренең соңгы еллары һәм эшчәнлеге “Милли юл” (“Яңа милли юл”) журналы белән бәйле. Г.Исхакый башка илләргә эш сәфәрләре белән киткәндә, ул журналның фактик мөхәррире була, бер үк вакытта мәкаләләр яза: 1930-1934 елларда “Милли юл”да татар милләтенең бәйсезлегенә, хакыйкатьне аңлатуга, илебездәге хәлләрне тасвирлауга багышланган бик күп язмалары басылып чыга. Аларның кайберләре хәтта автор вафат булганнан соң да чыгуларын дәвам итә...

Гариф Кәрими, шулай җиң сызганып, бар көчен куеп эшләп йөргән көннәрнең берсендә кинәт юкка чыга – 1934 елның 5 апрелендә кичке сәгать сигезләр тирәсендә Варшава шәһәрендә үз-үзенә кул сала: тәрәзәдән “ташланып” һәлак була. Тарихчы Б.Солтанбәков фикеренчә, бу үлем һич кенә дә үз-үзенә кул салуга охшамаган, монда НКВД кулы сизелә...

“Яшәсен милләт вә милли юлбашчыларыбыз!”

Гариф әфәнде Кәриминең вафатыннан соң “Яңа милли юл” журналында аның эшчәнлегенә, истәлеген саклауга багышланган бик күп язмалар дөнья күрә. Әлеге мәкаләләрнең авторлары фикердәшләренең шулай эзсез югалуына һич тә ышанып җитә алмаулары, нык тәэсирләнүләре турында язалар, Гариф әфәнденең 42 еллык гомеренең күпчелек өлешен милли эшләргә сарыф итүен ассызыклыйлар: “Гариф бәк, син хәзер безнең арабызда җисмән юксың, ләкин синең рухың һәрвакыт безнең беләндер, синең кылган эшләрең бушка китмәгән вә исемең һәрбер төрек-татар күңелендә мөкатдәс булып, төреклек яшәдекчә даимән яшәячәктер! Бурычың үтәдең, вөҗданың саф. Тыныч бул, кардәшем, рәхәт йокылар!”.

“Хакыйкый юлбашчы һәм милләт хадиме булган Гариф үлмәде. Аның кыска гомерендә эшләгән зур эшләре, аның урыны һичбер вакытта безне калдырмаячак. Гарифның милли эшләре дәвам иткән вакытта рухы шат, үзе дә рухы берлә даимән безнең берлә бергә булыр”, - диелә икенче бер мәкаләдә. Гариф Кәриминең үз мәкаләләрендә кабат-кабат искә алган “Яшәсен милләт вә милли юлбашчыларыбыз!” дигән сүзләре чит илләрдә яшәгән татарлар өчен үзенә бер төрле шигарь булып әверелә.

""Милли яңа юл" журналының (1934 ел 5 сан) эчтәлеге. Гариф Кәримигә багышланган мәкаләләр исемлеге
""Милли яңа юл" журналының (1934 ел 5 сан) эчтәлеге. Гариф Кәримигә багышланган мәкаләләр исемлеге

Ул елларда Варшавада мөселман каберстанында күмелгән Г.Кәриминең кабере янында еш кына аны искә алу кичәләре оештырыла. Бу хакта 1939 елда “Милли байрак” газетасы шуны хәбәр итә: “Бу елның 5 апрелендә Гариф әфәнденең вафатына биш ел булды. Идел-Ураллылар җыелып, аны искә алдылар. Милли истикълялемезне үзенең максаты итеп кабул иткән һәм шул юлда бөтен барлыгын фида кылган милли корбаныбыз ул”.

Гариф Кәрими кабере
Гариф Кәрими кабере

Милләтенә гомерен багышлаган татар зыялысы Мөхәммәтгариф Кәриминең вафатына быел 90 ел тулды.

Гариф Кәрими хакында тулырак “Безнең мирас” журналының 2004 елгы 1 нче санында укырга мөмкин.

Ләлә Мортазина