Найти тему
Услон.РТ

Кызыл Байракта буяу китабы көнен билгеләп үттеләр

Карандаш яки пумала белән монотон хәрәкәтләрнең җанга тынычлык китерүе исбатланган. Төсләрне сайлау һәм фантазияләү мөмкинлеге - иҗатны үстерә. Балаларга буяу төсләрне, формаларны үзләштерергә һәм әйләнә-тирә дөнья турында күбрәк белергә ярдәм итә.

Буяу-китаплар көне - гаилә яки дуслар белән вакыт үткәрү, ял итү, иҗаттан ләззәт алу һәм, әлбәттә инде, буяу күнекмәләрен яхшырту өчен менә дигән сәбәп. Иҗат кешедә дөньяга шатлану һәм аны ярату мөмкинлеген саклый. Балалар бәйрәмне уртак иҗади процесс белән бик теләп билгеләп үттеләр. Бергәләп иҗат итү мөмкинлеге өчен бик мавыктыргыч булган зур булмаган буяу китаплары һәм шулай ук зур буяу плакатлары да бар иде.

Бәйрәм балаларга бик ошады, чара күңелле үтте.