Найти тему
Услон.РТ

Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерү өчен тавыш бирү дәвам итә

Исемлектә районыбызның 8 объекты бар.

  • Мәдәният һәм ял паркы (4 чират), Печище тракты, Югары Ослан авылы.
  • Югары Ослан үзәк хастаханәсе яны территориясе, Медгородок ур., Югары Ослан авылы
  • Квант бульвары, Иннополис шәһәре
  • Геройлар паркы, Чехов ур., Югары Ослан авылы
  • "Стрелка" урман паркы, Чехов ур., Медгородок ур., Югары Ослан авылы
  • Мәдәният йорты янындагы сквер, Парковая ур., Колхозная ур., Югары Ослан авылы.
  • Ключище авылындагы Алма бакчасы
  • Введенка Бистәсенең паркы
  • яки үз вариантыңны тәкъдим итәргә була.

Тавыш бирүдә Татарстанның 14 яшьтән өлкәнрәк халкы катнаша ала.

Тавыш бирү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- https://open.tatarstan.ru/polls/ сылтамасы яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталы сайтына керергә;

- ЕСИА аша яки телефон номеры аша авторизация узарга;

- "Халыктан сораштыру" бүлегендә тавыш бирүне табарга.