Найти тему
Интертат

Блогер Гүзәл Хөснетдинова: «Чираттагы сынау инде бу безгә...»

Яңа ел төнендә блогер Гүзәл Хөснетдинова, ягъни «Ут-хатын»ның Чистайдагы яңа фатирын су баскан. Зур, яңа фатирны блогер ире Рушан белән узган ел сатып алды, анда кыйммәтле ремонт ясады. Гаилә әлеге фатирга шушы көннәрдә күченергә тиеш иде.

Сантехниклар фатирыбызны су басуның сәбәпләрен әйттеләр. Өске каттагы фатирның хуҗабикәсе исереп, чыршыга егылган, ә чыршы торбага ауган. Сантехникларны беркем дә чакырмаган, чөнки ул хатын нәрсә булганын аңышырлык хәлдә булмаган. Кичә бу күршебезне беренче тапкыр шундый халәттә күрдек. Ире, кызы һәм оныгы белән яши, – дип сөйләгән күңелсез хәл турында Гүзәл. – Чираттагы сынау инде бу безгә. Бөтен фатирыбызда декоратив штукатурка, асылмалы түшәмнәр. Бүген Рушан балалар белән түшәмдәге суны агызачак. Берничә көннән идәннәр дә кабарачак, дип әйтәләр. Барысын да яңадан җәяргә туры киләчәк. Әле ярый шторалар, челтәрләрне эләргә, кыйммәтле урын-җирләрне кидертергә, келәмнәрне җәяргә өлгермәдек, дип сөенәм. Аллаһы Тәгалә безгә күченү вакытын чигереп торырга куша.

Күпләр миңа «сезгә шәхси йорт кирәк» дип яза. Әмма нигә сез безнең өчен уйлыйсыз? Сезгә шулай ошый икән, бу әле безгә дә шулай кирәк дигән сүз түгел. Аллаһ Тәгәлә шулай язган икән, шәхси йортны да су басарга мөмкин.

Лилия сеңлемнең үлеменнән соң күп кенә әйберләргә башкача карыйм. Лилия ике катлы йорт төзи иде, хәзер ул йорт буш, ул беркемгә дә кирәкми. Әгәр мин, фатирымны су басты дип, паникага бирелсәм, үземә генә начар ясаячакмын. Минем андый халәтем беркемгә дә кирәкми, – дип сөйләгән блогер.