Фирдүс Тямаев аягына операция ясаткан, дип хәбәр иткән идек. «Интертат» җырчының хәлен белеште.
«Барысы да яхшы, иртәгә инде өйгә кайтаралар, Аллаһ теләсә. Уйладым-уйладым да, кисәк кенә, беркемгә әйтмичә, операциягә кердем дә яттым. Әни белән гаиләмә икенче көнне генә әйттем. Эт итеп сүктеләр үземне (көлә). Төркем дә шокта калды. Операция 2,5 сәгать барды. Билдән сөяк ватып алып, аякка куйдылар. Аякка кимерчәк үскән булган, аны да кисеп алдылар. Котылдым, Аллаһка шөкер.
Бу ике көндә тамашачыларымнан бик күп матур теләкләр килә, бик күп күчтәнәчләр җибәрәләр. Берсе, бөтенләй, исемен дә язып тормыйча җибәргән бүләген.
Бүген яныма дустым Мирхәт Гайсин килде. Башка дусларым да матур теләкләр язалар, хәлемне сорашалар. Аллаһның рәхмәте яусын барысына да», – диде ул «Интертат»ка.
Фирдүснең тизрәк сәламәтләнеп, аягына басуын теләп калабыз.
- «Котылдым, дуслар» – Фирдүс Тямаев, хатыны белән әнисенә дә әйтмичә, операция ясаткан
- Фирдүс Тямаев тагын операциягә керә: «Бәлки, бу – эстрададан китәргә бер билгедер миңа»