Күргәзмәдә ТАССР, Татарстан оешу тарихы һәм республикабызның хәзерге көне турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук татарлар, төбәк тарихы һәм аның уникаль мирасы, Татарстан символлары, күпмилләтле мәдәният, татар халкының гореф-гадәтләре турында әдәбият тә күргәзмәдә урын алды.
Китапханәче китап сөючеләрне Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү тарихы, туган якның мәдәни традицияләре белән таныштырды. Республика ике зур елга – Идел һәм Кама кушылган урында һәм Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында сәүдә юллары киселешендә урнашкан, Татарстанны юкка гына Европа һәм Азиянең очрашу урыны дип атамыйлар, чөнки нәкъ менә монда Бөек ефәк юлы буенча караваннар барган.
Татарлар сан буенча Россиядә икенче урында торалар, шулай ук татарлар һәм аларның ата-бабалары арасында галимнәр һәм акыл ияләре, оста һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр күп булган. Татар һөнәрчеләре: чигү, агачка бизәк төшерү, зәркән эшләре белән дә дан тота. Татарларның мәдәни истәлекле урыннары, күренекле музыкантлары, язучылары һәм рәссамнары күп!
Бу гаҗәеп якның тарихы һәм географиясе, шулай ук аның эшчән халкы һәм һөнәрчелеге турындагы китапларны әзерләнгән күргәзмәдә табарга мөмкин. Моннан тыш, бәйрәм көнендә, килгән балалар «Минем Татарстан» викторинасында катнаштылар, бу темага башваткычлар һәм кроссвордлар чиштеләр, шулай ук татар мәкальләрен һәм әйтемнәрен, бөек татар афоризмнарын искә төшерделәр.