Найти тему
Услон.РТ

Комсомол тарихы - ил тарихы

Бу датага Үзәк район китапханәсендә «Комсомол тарихы - ил тарихы» дигән тематик күргәзмә урнаштырылган. Күргәзмә укучыларга комсомол төзү тарихы белән танышырга, ил үсешендә, яшьләрне тәрбияләүдә аның нинди роль уйнавын белергә, комсомол төзелешләрен, чирәм һәм ятма җирләрне үзләштерүне искә төшерергә, комсомолларның фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендәге казанышларын һәм атаклы комсомолецлар батырлыгы турында белергә мөмкинлек бирә.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән материал шулай ук Татарстан комсомолының данлы юлы - чиксез тугрылык, ватанпәрвәрлек һәм Ватанга карата тирән мәхәббәт белдерүче республика яшьләренең сугышчан авангарды турында да сөйли.

Н. Островскийның «Как закалялась сталь», Ю. Нагишкинның «Сердце Бонивура», В. Беляевның «Старая крепость» дигән китаплары Совет власте һәм Гражданнар сугышы чорында Советлар иленең яшьләре турында сөйлиләр.

Бөек Ватан сугышы чорындагы комсомолецлар - каһарманнар турында укучылар Б. Васильевның «А зори здесь тихие», А. Фадеевның «Молодая гвардия» һәм комсомолецларның батырлыклары турында сөйли торган башка әсәрләреннән белә ала.

Үзәк китапханә Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлеге тарихы белән танышырга теләүчеләрнең барысын да күргәзмәгә чакыра.