Найти тему
Азнакаево Онлайн

«Наш прошлый путь...» («Безнең үткән юлларыбыз...»)

Мы тоже присоединяемся к этим поэтическим строкам и поздравляем жителей Азнакаево с Днем пожилых людей.

Безнең үткән юлларыбыз Түшәлмәгән гөл белән. Тормышыбызны төзедек Тырышыплар кул белән. Авырлыкларны җиңәлдек Булды бит төрле чаклар. Яшәдек без тайпылмыйча Намусыбызны саклап. Күфәйкәсен дә кидек без Кышкы ачы салкыннан. Көзге басуда жылытты Яккан учак ялкыны. Курыкмадык бер эштән да Эшләдек җырлап, биеп. Йөргән чаклар булды инде Кирза итекләр киеп. Күңелләр көр, тән сәламәт Яшь идек шул үзебез Сиздермичә килеп җитте Менә тормыш көзебез. Муллар сипкән көмешләрне Еллар узып барышлый. Үткенлеген югалткан бит Шул күзләрнең карашы. Бетеп, китеп бара инде Көч, җегәрлек кулларда. Яшь кала бары күңелләр Берешмичә елларга. Бетмәслек яшәү дәртләре Йөрәкләрдә бар әле. Шулай булгач озын булыр Барасы гомер юлы. Алда бәхет, куанычлар Көтәләр безне, беләм. Котлыйм сезне барыгызны Өлкәннәр көне белән Халида Галимова. Азнакаево.